Нәрсә?Кайда?Кайчан? ( Г. Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган уен)

Раздел Воспитательная работа
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:













Нәрсә? Кайда? Кайчан?


Интеллектуаль уен.














2016

Тема. Нәрсә? Кайда? Кайчан?

Максат. Г. Тукай иҗаты белән кызыксыну,

шәхесе белән горурлык хисе тәрбияләү.

Укучыларның төркемдә эшләү күнекмәсен үстерү.

Үткәрү формасы: Интеллектуаль уен.


Барышы.

  • Исәнмесез, укучылар! Без бүген сөекле шагыйребез Габдулла Тукай тормышына, иҗатына багышланган уенны күзәтергә җыелдык. Бүгенге уеныбызда 6 укучы катнаша. Алар төрле сыйныфлардан, ләкин бер максат белән килгәннәр бирегә: милләтебезнең йөзек кашы булган әдибебезнең иҗаты буенча алган белемнәренең тирәнтен һәм күпкырлы булуын исбатлау.

Менә аларның исемнәре: ............

Уенның кагыйдәләре бик гади. Сезнең алдыгызда - 11 конверт. Аларның һәрберсендә бер сорау. Ул сорауларны мәктәп укучылары - бүгенге тамашачыларыбыз төзеде. Димәк, сез тамашачыларга каршы уйныйсыз. Уен бер команда 6 очко җыйганчы барачак. Уңышлар сезгә!

СОРАУЛАР.

1. Казандагы әти- әнисе 2 елдан соң Габдулланы Өчилегә бабасы янына кире кайтаралар? Ни өчен?

(Әти - әниләре авырый)


2. Җаектагы Мотыйгулла хәзрәт ни өчен Габдуллага булыша?

(Әтисе белән бергә укыган)

3. Һич сине куркытмасыннар шүрәле, җен ләм убыр.
Барчасы юк сүз - аларның булганы юктыр гомер. -
Җен - фәлән дип сөйләшүләр искеләрдән калган ул,
Сөйләве яхшы, күңелле - шагыйранә ялган ул.

Һич өрәк, албасты булган сахралар, кырлар да юк,

Шүрәле асрап ята торган кара урман да юк.

Боларны белер өчен, бала ни эшләргә тиеш?

( Белем алырга)

4. "Мәхәббәт" шигырендә
Файдасыз бер гыйбарәт йөрәк

Парә- парә кисмәсә гыйшык- мәхәббәт кайчысы.

Төшеп калган сүзләрне куярга.
(Ит кисәге) ,

  1. Тукай ни өчен хатын- кызлардан кача, курка? ( чирле булуыннан кимсенә, үзен шагыйрь буларак кына яратырлар дип курка)

  2. Тукай әдәбиятка нигез нәрсә була дип саный? (Халык җырлары)

  3. "Кызык гыйшык" шигыре.

Тирләп, эссе көндә коенырга теләп,

Бер кеше салкын су алды бер чиләк. Өст- башын салган; вәләкин шикләнә

Су салырга тәнгә, чөнки чиркәнә.

Бер куя чиләкне, бер тота;

Нишләсен мискин- суык су куркыта.

Күп азаптан соң гайрәткә килеп,

Соңгы юлларның эчтәлеген язарга.

( Суны җилкә аркылы читкә сибеп

Куйды да, - Син нечкәләп бер бак сана.-

"Әл дә тәнгә тимәде" - дип шатлана.)

8. Ул зур, ул көчле, ул- шагыйрь, ул- галим, ди Тукай. Кем яки нәрсә турында сүз бара?

(Халык)


9. "Пар ат" шигыре ни өчен шулай аталган?
( Берсе - шатлык, берсе - кайгы)

  1. Г. Тукай татар әдәбиятында тәнкыйть булырга тиеш, дип санады. Ул тәнкыйтьчегә зур таләплек дә куя. Шул таләпләрне санап чыгыгыз.

  2. ... Китсен газап, ит син безне шат;

Без дә синең аркада туры юлга басыйк аяк.

Без әсирләрне, ялкауларны да зур эшкә этәр:

Милләткә ярдәм ит,- зинһар, хурлыкка калдырма.

Европаны күтәреп син югары күкләргә кадәр,

Ник төшердең безне - җиде кат җир астына кадәр?

Милләтнең бу хәле хикмәт китабына теркәлгәнме?

Гомернең һәрбер сулышы хурлык белән чикләнгәнме?

Чакырып яз укырга, уку кыйммәтен тәкъдир ит,

Наданлыкның начарлыгын, аңлат агу икәнен.

Яз караны кара дип һәм акны

Җөпне җөп дип һәм шулай ук такны так.

Һәр кеше күңелен күрмә, милләт авыруына бак!

Бәддога - явыз дога һичвакыт салма колак.


Шигырь нәрсәгә багышланган?


( Каләм)

Уенга нәтиҗә ясала.


© 2010-2022