Сценарий мероприятия к 8 марта на татарском языке

Раздел Воспитательная работа
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Сценарий мероприятия к 8 марта на татарском языке



.







8 март бәйрәмен үткәрү өчен сценарие

Максат: укучыларда әниләргә ихтирам, кадер-хөрмәт, ярату, олылау хисләре, әдәплелек, әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү.

Үткәрү формасы: кичә;

Әзерлек: Әниләр турында җырлар өйрәнү, шигырьләр ятлау.

Зал бәйрәмчә бизәлә. Әниләр турында плакатлар эленә, талгын музыка яңгырый.

Әби. Кил әле, карт, кил, үзебезчә җырлыйлар. Балалар кайтканчы иркенләп тыңлап калыйк, кайтсалар. Хәзер шайтан көенә борырлар. И үзебезнең моңга җитәме соң инде! Безне яшь чакларга кайтара торган җырлар. Исеңдәме, Миңнулла, су буендагы кичке уеннар. Син сыздырып тальяныңда уйнар идең, ә без, кызлар, егетләр кушылып җырлар идек, өздереп биер идек.

Бабай. Без яшь чактагы уеннар уйналып беткән шул инде, сагынып сөйләргә генә калды. Әнә, күрәсең бит үзебезнең Әлъянсны. Исемен генә дә әйтеп булмый бит. Берәр үзебезчә җыр тыңлаганы бармы? Биегәне бармы? Юк бит. Көн-төн магнитофоннан пәри туе акырталар. Җитмәсә үзара русча сөйләшәләр.

Әби. Исеме генә дә татарча түгел бит, каян килеп татарча сөйләшсен. Әй, онытылып киткән, бүген җомга бит әле… Оныгыбыз Камилә мәктәптә бәйрәм була, татарча җырлыйбыз, уйныйбыз ди бит әле. Барырбыз инде, картым.

Бабай. Балалар бакчасында урысча сөйләштеләр, мәктәптә урысча укыйлар, каян татарча җыр җырласыннар инде алар.

Әби. Я, ярар, картым, киреләнмә. «Чакырган җиргә бар, куган җирдән кит»,- ди бит халык. Барыйк.

( Камилә керә).

Камилә. Әбием, бабам, сез әзерме? Киттекме?

Бабай (уйланып) Әллә барыйк микән? Оныкның ничек уйнаганын күрербез. Укытучыларын күрермен, директорларын да бик мактыйлар.

Әби. Әллә кайчан шулай кирәк иде.

Бабай. Алай бик каты ялындырып булмас инде. Әйдәгез кузгалыйк.

Бабай, әби. Исәнмесез, оланнарым. Бәйрәм шушында буламы? Керергә мөмкинме?

Алып баручы. Исәнмесез, әйдәгез, рәхим итегез. Узыгыз. Киләсе кунаклар килеп беттеләр, ахрысы. Бәйрәмне башларга рөхсәт итегез.

Көннең яктылыгы-кояшта, күкнең матурлыгы - йолдызларда, җирнең гүзәллеге - хатын-кызларда. Сезне бөтен җир йөзен бизәгән яз бәйрәме - халыкара хатын - кызлар көне белән тәбриклибез.

Кадерле әниләр, әбиләр! Һәрвакыт көләч йөзле, сау-сәламәт, бәхетле булыгыз! Балаларыгызның чыгышы сезгә бәйрәм бүләге булсын!

1 укучы

Язның беренче бәйрәмен

8 Март, диләр.

Бәйрәмегез котлы булсын,

Кызлар, апа- җиңгиләр.

2 укучы

Исәнмесез, егәрлеләр,

Эштә уңганнар!

Сердәш булсын гомер буе

Сезгә җыр-моңнар.

Шатлык. Бәхет алып килсен

Аяз, ак таңнар.

3 укучы

Җырларыбыз йөрәкләргә

Ургып-ташып бар!

Күңелләрне иркәләсен

Хезмәт шатлыгы.

Юлдаш булсын сезгә, дуслар,

Чишмә сафлыгы!

4 укучы

Март аенда, кар өстендә

Кояш нурлар уйната.

-Яз килә, каршы алыгыз,-

Дигән хәбәр тарата.

5 укучы

Без беләбез, җылы язның

Иң беренче бәйрәме -

Әниләр, әби- апалар,

Хатын-кызлар бәйрәме.

6 укучы

Кояш колә, мин елмаям,

8 нче Март бүген,

Бүген әниләр бәйрәме.

Шуңа күңелем шат минем.

7 укучы

Син, әнием, минем өчен

Бу дөньяда бер генә.

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгэ нур бөркелә.

8 укучы

Без сине бик яратабыз,

Бәйрәм белән котлыйбыз

Бүләк итеп үзеңэ

Бер матур җыр җырлыйбыз.

Җыр «Җырлыйм әнием турында»

9 укучы

Дөньядагы иң мәрхәмәтле кеше-

10 укучы

Ул минем кадерле әнием!

11 укучы

Үзе сөйкемле булу белән бергә күңеле дә матур гүзәл ханым-

12 укучы

Ул минем газиз әнкәем!

13 укучы

Өйне - ямьле, ризыкны тәмле итүче өлгер хуҗабикә-

14 укучы

Ул минем алтын куллы әнкәем!

15 укучы

Көннәр буе йөгерсәм дә,

Мин армыймын.

Уку авыр булса булсын-

Зарланмыймын.

Орышсаң да кайвакытта

Еламыйм ич.

Син шат булсаң, тора алмыйм

Елмаймый һич.

Исәнлек-саулыгың сорап,

Дога кылам.

Әниемнән аермасын

Берүк, ходам.

Алып баручы. Бик матур сүзләр генә әйтешеп яшисез икэн. Безнең әниләр, әбиләр аш-суга оста, тәмле-тәмле ашлар пешерәләр. Өстәлләребездә тәмле ризык, сый-хөрмәт булганда яшәү ямьле була.

Ә хәзер татар халкының милли ашлары буенча ярыш оештырып алыйк әле. (2 командага бүленә баралар).

Эченә бәрәңге , тары ярмасыннан эчлек салып пешергән ашамлык 8 хәрефтән( кыстыбый)

Милли татар ашамлыгы 8 хәрефтән( өчпочмак)

Бик үзенчәлекле ашамлык. рәт-рәт итеп тезелә.(гөбәдия)

Күркәм ризык, туй мәжлесенең бизәге 6 хәрефтән (чәк-чәк)

Иң борынгылардан саналган эчемлек.( әйрән)

Каз өмәсе табынының бизәге(тәбикмәк)

Җиләк-җимешне кайнатып, сөзеп ясала торган ризык (как)

Көн саен ашала торган ризык. Аннан башка ашау үтми. Аңа халык дан җырлый. (икмәк)

Туйларда чәк-чәкне алыштыра торган ризык 7 хәрефтән (катлама)

2 сүздән тора.Татар халкының мили ризыгына керә.(кош теле)

Аш пешергәндә кулланыла. Татар халкына хас ризык ( токмач)

Җыр «Иң якын кешем син әнием»

Алып баручы.Хәзер әниләргә ижади эш бирәбез. Дәфтәр битенә шигырь язылган, ләкин күп сүз төшеп калган, аны тулыландырып укып күрсәтергә.

1 командага

Эзе (калсын) керсез намусынның,

Ни үтсә дә синең…(кулыңнан),

Көчлелегең белән….(горурланма)!

(Кешелегең) белән горурлан!

2 командага

Син яшәмә…( җирдә) файдасыз бер

Түмгәк….(булып) тигез урында.

Янып калсын….(гомрең), маяк булып,

Үзеңнэн сон…(килгән) буынга.

Шигырь

«Дәу әнием»

«Әниемнең кызы юк бит»

Алып баручы

Татар халык иҗатында кешедәге әхлак сыйфатлары хакында фикерләр, киңәшләр, үгет-нәсихәтләр бар. Мәкаль- әйтемнәрдә бала тәрбияләүнең ата-ана өчен гаять җаваплы эш икәнлеге искәртелә. Әниләр мәкальләрне ничек истә тоталар икән, шуны сынап карыйк.

1 командага

Эшләгәнең кеше өчен булса….(өйрәнүең үзең өчен)

Оясында ни күрсә, ..(очканда шул булыр)

2 командага

Ана күңеле балада, (бала күңеле далада)

Өйнең яме…(бала белән)

Әниләр белән вальс.

Алып баручы.Алдагы бәйге «Кем күбрәк?» дип атала. Кайсы як өч

иҗекле кызлар исемен күбрәк әйтер икән?

1 командага

-ли

2 командага

-фи

Алып баручы.Хөрмәтле әниләр, кунаклар! Хәзер без сезгә кичке уенның бер төрен уйнап алабыз.

Әби. Әйдәгез әле , балалар, «Тәңкә салыш» уйнап алыйк. Җәзага:

Татар халык биюе.

Шигырь.Дәү әнием"

Җыр «Чебиләр зарядкасы»

Шигырь."Әни гөлләре"

Әби. Хәзер «Биш пар» уенын уйнап алыйк. Җәзага:

Шигырь" Әниләр бәйрәме"

Бабай биюе.

1 аякта сикерү.

Шигырь."Минем әни тегүче"

Алып баручы. Әниләр бәйрәме чәчәксез үтми. Шул уңайдан чәчәк исемнәрен искә төшерик әле. Кайсы як чәчәк исемнәрен күбрәк әйтер икән?

Алып баручы. Без сезне дә, кадерле әниләребез һәм әбиләребез, гүзәл чәчәкләргә тиңлибез. Сезнең белэн горурланабыз.

( Бүләкләр бирү)

Жыр « Әниләрне яратабыз».

16 укучы.

Кояшлы яз иртәсендә

Әнкәемә бәхет телим

Шушы бәйрәм белән котлап,

Менә бу шигырьне сөйлим.

« Кояш кебек торсын дисәк

Бар дөнья балкып-көлеп,

Эндәшик без әниләргә

-Әнием-кадерлем!» - дип.

Күчсен дисәк күңелләргә

Саваплы мең игелек

Эндәшик без сеңелләргә

« Сөекле сеңлем!» -дип.

Әйтсәк әгәр тиз изгелек

Изгелеккэ тарта дип,

Эндәшик без апаларга

« И кадерле апа!»- дип.

Иңсен дисәк йөрәкләргә

Миһербанлы галилек,

Эндәшик без әбиләргә

« И хөрмәтле әби!» - дип.

17 укучы

Җиңеләйткән кебек әнкәй

Безнең һәрбер сулышны

Өлкән яшькә җиткәндә дә,

Без әнигә бурычлы.

18 укучы

Йөзең синең һәрвакытта

Балкып тора, әнием.

Аш- суыннаң тәмле исләр

Аңкып тора әнием.

19 укучы

Нинди назлы, нинди эшчән

Синең куллар. әнием!

Бөтен дөнья бәйрәм итә

Сине зурлап, әнием.

20 укучы

Йөрәгемнең иң түрендә

Иң кадерле-әнием.

Яхшылыкта, якынлыкта

Әниемә тиң илем!

21 укучы

Күрегезче тәрәз төбендәге

Без үстергән ун гөлне

Әнә ничек матур итеп

Чәчәк аткан үзләре

Әниләрне гөлләрнең дә

Шулдыр котлау сүзләре.

22 укучы

Без дә шушы гөлләр кебек

Әниләрне котлыйбыз

Шуңа күрә аларга

Бер матур җыр җырлыйбыз.

Жыр " Яз җитә".

23 укучы

Әйтәсебез килә бүген

Кадерле әниләргә

Бу бәйрәм дөньяга килгән

Кояш нуры сибәргә.

24 укучы

Бу бәйрәмдәге җылылык

Гасырларга җитәрлек.

Сезнең назлы кулларыгыз

Әкиятне чын итәрлек.

25 укучы

Читкә китми, әниләрне

Һаман саклап йөрербез

Әни кушса, әти белән

Тауларны күчерербез.

26 укучы

Зур бәхетләр юлдаш булсын сезгә,

Көнегезне шатлык бизәсен

Сәламәтлек - ярты бәхет, диләр,

Шушы бәхет читләп үтмәсен.

Жыр " Бәйрәм бүген"

Әби. Балакайлар! Гел безнең яшьлек уеннарын уйнадыгыз бит!Без җырлап үскән җырларны сез дә беләсез икән! Үземнең яшьлегемә кайткан кебек булдым. Зур рәхмәт сезгә. Шушындый бәйрәмнәр ешрак булсын иде.

Бабай. Халкымның җыр-моңнары каҗат әйләнеп кайта. Шуларны ишеткәч, яшәреп киткәндәй булдым.

Хөрмәтле. әбиләр, әниләр, мин сезне бәйрәм хөрмәтеннән чәйгә чакырам. Әйдәгез рәхим итегез.



© 2010-2022