2нче сыйныфта рус төркемнәрендә уку дәресе

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Рабочие программы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Нотфуллина Сәлимә Хәмит кызының 2нче сыйныфта уку дәресе (рус төркеме)

Тема: Кибеттә. Диалоглар төзү.

Максат : -кием исемнәре белән танышу, аларны дөрес әйтә һәм яза белү;

- логик фикерләү, уйлау сәләтен , монологик, диалогик һәм бәйләнешле сөйләмне үстерү( аларның төсләрен, җәй һәм кыш көне нинди кием киюеңне әйтә белү күнекмәләре булдыру);

- һәрвакыт бер-береңә ярдәм итү теләге тудыру.

Эш формалары: фронталь, парларда, группаларда, индивидуаль.

Ресурслар : Күңелле татар теле, 2нче сыйныф, киемнәр (сюжетлы рәсемнәр), тема буенча слайдлар.

Дәрес барышы : 1.Оештыру моменты. Уку эшчәнлегенә мотивация. 1)Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү.ХАЙ ФАЙВ структурасы ярдәмендә. 2) Дәрескә кирәкле әсбапларны барлау. 3) Дәрес максатын хәбәр итү.

-Исәнмесез, укучылар! - Исәнмесез!

-Кәефләрегез ничек? - Яхшы.

-Димәк, сез белем алырга килгәнсез. Сезгә татар теле дәресләре ошыймы?

-Балалар, без дәрестә нәрсәләр эшлибез соң?

-Язабыз, укыйбыз, кагыйдәләр өйрәнәбез, күнегүләр эшлибез.

2. Белемнәрне актуальләштерү.

1) КОНЭРС. (Сингапур укыту алымы).

Укучылар, мин сезгә карточкалар таратам. Анда сүзләр һәм җөмләләр язылган. Укыйбыз һәм үз почмагыбызны табабыз, почмакка басабыз.

1 почмак - Татарстандагы шәһәр исемнәре

2 почмак - Татарстандагы елга исемнәре

3 почмак - Хайван һәм җәнлек исемнәре

4 почмак - Яз билгеләре

Сүзләр : Яр Чаллы, Чулман, ат, сыер, Түбән Кама, кәҗә, сарык, Идел, Агыйдел, бүре, аю, төлке, Яшел Үзән.

Җөмләләр : Кар эри. Тамчы тама. Җылы яктан кошлар кайта. Көннәр озын. Төннәр кыска. Кояш көлә.

Вакыт башланды. Таймер куела. Вакыт бетте.

3. Уку бурычын кую.

-Слайд №1- кием-салым исемнәрен искә төшерү, бергәләп кабатлау

-Слайд №2 - исемнәрнең күплек сан кушымчалары кабатланыла, кушымчаларны искә төшерү ( -лар, - ләр, - нар, - нәр)

4. Яңа дәрес материалы өстендә эш.

-Без бүген дәрестә кием исемнәре белән танышуны дәвам итәрбез, киемнәрне кибеттән сорап, сатып ала белүне ныгытырбыз;

-дәреслек 117нче бит, 1нче күнегү- индивидуаль рәвештә киемнәрнең исемнәрен әйтү;

-Җәй һәм кыш көне нинди кием киюеңне әйтә белү;

Физкультминутка "Җил исә"

-РЕЛЛИ РОБИН (Сингапур укыту алымы).

Укучылар, мин сезгә тәмамланмаган җөмләләр таратам. Сез такта янына чыгып, җөмлә килеп чыгарлык итеп, парлашырга тиеш.

Җәй көне мин сарафан киям.

Җәй көне Алсу күлмәк кия.

Кыш көне мин тун киям.

Кыш көне Марат бүрек кия.

Кыш көне әни бияләй кия.

Җәй көне апа туфли кия.

(Җөмләләрне уку, тәрҗемә итү).

Вакыт башланды. Таймер куела. Вакыт бетте.

5. Өйрәнгәннәрне ныгыту күнегүләре

МИКС-ПЭА-ШЭА 1)(татар бию көе яңгырый, укучылар урыннарыннан чыгып бииләр, көй туктагач, "5" не биреп, якында торган иптәше белән парлашалар. 1 нче укучы (кемнең чәче озын, шул башлый) үзенең матур күлмәге, аның нинди төсле булуы турында сөйли.(Бик кыска формада, 2-3 җөмлә җитә). Тагын музыка уйный, хәзер 2 нчеләре дә үзләренең , җәй һәм кыш көне нинди кием киюләре турында кечкенә хикәя сөйли). Укучылар бер-берсенә рәхмәт әйтеп урыннарына утыралар. Укытучы 1 пардан сөйләтә. 2)дәреслек 117нче бит -4нче күнегү- допустим, у тебя нет рубашки, шарфа. Сообщи об этом маме, попроси купить их. Әни, минем күлмәгем, шарфым юк. Миңа күлмәк, шарф ал әле. -"Кибеттә" уенын уйнау. Попроси, сколько стоят

а) брюки

-Әйтегез әле, чалбар ничә сум?

б) платье

-Күлмәк ничә сум?

в) шапка

-Башлык ничә сум?

6. Дәрескә йомгак. Рефлекция.

-Сез нинди кием исемнәрен истә калдырдыгыз?

-Дәрес сиңа ошадымы?

-Син дәрестә актив катнаштыңмы? Үз җавапларыңны ничек бәялисең?

-Ә хәзер кемгә дәреснең ошавын, кемнең теманы аңлавын смайликлар ярдәмендә тикшерәбез. (Үзләренә ошаганны сайлап алалар).

Теманы аңлау дәрәҗәләренә карап, билгеләрне үзләре куя. Укытучының рәхмәт сүзе.

ТИМ ЧИР.

Өй эше бирү: Көндәлекләрне алабыз һәм өй эшен язып куябыз.

118нче бит 5нче күнегү (диалогны тулыландырырга)

© 2010-2022