- Преподавателю
- Начальные классы
- Тапкырлау таблицасын беләсеңме?
Тапкырлау таблицасын беләсеңме?
Раздел | Начальные классы |
Класс | - |
Тип | Конспекты |
Автор | Муллагалиева Ф.А. |
Дата | 08.03.2014 |
Формат | docx |
Изображения | Есть |
Арча районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
« Иске Кенәр башлангыч гомуми белем мәктәбе»
МАТЕМАТИКА
3 класс
Тема:
"Тапкырлау таблицасын беләсеңме?".
Муллагалиева Фәнзия Абзаловна
Укытучы: Муллагалиева Фәнзия Абзаловна
Класс: 3
Предмет: математика
Тема: Тапкырлау таблицасын беләсеңме?
Максат: Өйрәнгән тапкырлау,бүлү таблицаларын ныгыту.
Дөрес һәм тиз исәпли белүләренә ирешү.
Фикерләү сәләтләрен үстерү.
Сөйләм телләрен баету.
Мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен камилләштерү.
Җиһазлау: ноутбук,презентация, тренажер.
Дәрес тибы:ныгыту
Төп төшенчәләр: тапкырлау һәм бүлү таблицасын белү.
Пространство оештыру: индивидуаль, фронталь эшләү.
Ресурслар:Математика дәреслеге,3 класс, методик кулланма, күрсәтмә һәм тарату материаллары.Математикадан мөстәкыйль эшләр дәфтәре,3 класс.
Дәрес барышы.
І.Оештыру өлеше.
1.Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү.
2.Кәефләрен белү.
ІІ.Белемнәрне актуальләштерү.
1.Безгә Юни кунакка килгән.Кем соң ул? Әңгәмә.(Слайд 3)
Казан Универсиадасының Талисманы - Юни (Uni) кушаматлы канатлы ак барс малае.Барс - болгар ханнары символы.
Канатлы ак барс Татарстан Республикасының милли символы булып тора. Ул Татарстанның гербында урын алган.
1 бирем.Матур язу.Тапкырлау таблицасында булган саннарны гына язарга.(Слайд4)
21,22,23,24,25,26,27,28,29,30.
41,42,43,44,45,46,47,48,49,50.
2 бирем.Кайсы сан артык?(Слайд 6)
7,14,21,28,35,42,48,56,63
3 бирем.Арифметик диктант.(Слайд 9)
1)7 һәм 4 саннарының тапкырчыгышын языгыз;
2) 63 һәм 7 саннарының өлеше ничә?
3)7 санын 7 тапкыр арттыр;
4)7 санын 7 гә арттыр;
5)28 санын 7 тапкыр кимет;
6)28 санын 7 гә кимет;
7)56 саны 7 дән ничә тапкыр артык?
8)5 саны 35 тән ничә тапкыр ким?
9)Бүленүче 45,бүлүче 9.Өлешне табыгыз.
10)Беренче тапкырлаучы 6, икенче тапкырлаучы 7.Тапкырчыгыш ничә?
(28,9,49,14,4,21,8,7,5,42)
Җавапларны слайдтан карап тикшерү.Хаталарны ачыклау.
Кемдә 1 хата.Кулларыгызны күтәрегез. Үзегезне бәяләгез.
-Бу саннарны нинди 2 төркемгә бүлеп була?
ІІІ.Төп өлеш.Ярдәмлек белән эш.(Слайд 10)
4 бирем.Таблицаны тутыр!Кирәкле гамәлләрне сигнал карточкалар ярдәмендә күрсәтү.(Слайд 11)
5 бирем.Шифрны ач! (Слайд 15)
ШИФРНЫ АЧ! №1
42
21
49
70
14
35
28
63
Р
Ы
Л
Т
П
К
А
У
10х7
7х4
2х7
5х7
3х7
6х7
7х7
4х7
9х7
ШИФРНЫ АЧ! №2
49
0
3
6
7
14
5
56
63
Н
Б
И
Ц
А
С
Л
Ы
Т
9х7
7х1
0х7
35:7
21:7
42:7
7х1
2х7
8х7
7х7
ШИФРНЫ АЧ! №3
10
9
8
5
4
2
1
С
Е
Ә
М
Б
Л
Ң
28:7
63:7
14:7
56:7
70:7
3х3
7:7
35:7
54:6
Дәресебезнең темасы килеп чыкты: "Тапкырлау таблицасын беләсеңме?"
Бу сорауга кем ничек җавап бирер икән?
Монысын дәрес ахырында Юни әйтер.
6.Ял итү. "Икегә-ике-дүрт".
7.Китап буенча эш. 45 бит
№2 -җәяләр кую (Слайд 19)
31-10-3=24 (31-(10-3)=24)
54-12+8=34 (54-(12+8)=34)
№3- гамәлләр кую. (Слайд 21)
3*6*2=9 (3х6):2=9
7*3*9=30 7х3+9=30
9*3*6=18 9:3х6=18
2*8*9=7 2х8-9=7
8. Күзләр өчен гимнастика."Футбол" (Слайд 23)
9.№7-мәсьәлә чишү. (Слайд 31)
Чишү: 1)20-6 =14 (п.)
2) 14-6 =8 (п.)
(20-6)-6 =8 Җавап: 8 гә артыграк.
ІV.Йомгаклау.
1."Кем тизрәк?"-тренажерда эш.
2."Лабиринт" (Слайд 34)
3.Билгеләр кую.
4.Өй эше: №6,45 бит.