Тәрбия сәгате Батырлык дәресе

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:



Тема. Син батырлыкны ничек аңлыйсың? Максат. 1) Укучыларга батырлык төшенчәсен аңлату, батырлыкны дәлилли белүләренә ирешү. 2) Фикерләү сәләтен үстерү. 3) Укучыларда патриотизм хисләре тәрбияләү. Җиһазлау: "Хәтер китабы", "Бөек Ватан сугышы" темасына китаплар күргәзмәсе, открыткалар җыелмасы, сугыш темасын чагылдырган рәсемнәр. Эпиграф: "Батырлык! Нәрсә соң ул батырлык? Газинурлар, Матросовлар шикелле күкрәгең белән дошман амбразурасын каплаумы, әллә үзең ач чакта соңгы сынык икмәгең белән бүлешүме? Кешеләр төрле - төрле булган кебек, батырлык та күп төрле шул. (Ф. Яруллин. Җилкәннәр җилдә сынала. Сайланма әсәрләр. - 1 том. - 272 - 273 битләр).

Дәрес барышы.

I Оештыру өлеше.

1. Исәнләшү. Дәрескә әзерлекне күзәтү. - Исәнмесез, хәерле көн укучылар, килгән кунаклар!Бүгенге дәресебезне башлап җибәрәбез. Өй эшләрен тикшерү. Бөек Җиңүгә 70 ел якынлаша. Җиңү бәйрәме сүзтезмәсенең күләгәсендә - меңләгән миллионлаган корбаннар ,толлар һәм ятимнәр язмышы .Ир-егетләр корал тотып сугышка китсә хатын-кызлар, балалар хуҗалык эшенә җигеләләр. Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен дигән максат белән яшиләр һәм эшлиләр. Сугышка киткән ирләре, уллары өчен хатын-кызлар кич утырып җылы оекбашлар, бияләйләр, шарфлар бәйлиләр. Яу кырында йөргәннәргә авыр таякның бер башы төшсә, икенче ягы сугыш елы балаларына ,тылдагыларга төште. Ашарга икмәк, киергә кием булмый. Көн-төн эш. Күпләр авыртып, ачлыктан шешенеп улә. Сугыш төгәлләнгәннән соң 70 нче язы якынлаша. Тантаналы да бер үк вакытта күз яшьле хәтирәләрне кабат яңартучы бәйрәм дә ул. Чөнки әлеге җиңү бик күп корбаннар югалтулар барабәренә генә яулап алына.
Сугыш - бу сүз күп кешеләрнең күңелендә аяныч һәм сагыш уята, чөнки анда аларның әтиләре, абыйлары, ирләре һәлак булган. Сугышта минем дәү әниемнең әтисе дә катнашкан. Дәү әни әтисе турында белми, чөнки аңа 4 ай гына булган. Карт бабайның исеме Нуруллин Габдулла туган илен саклаганда геройларча һәлак булган. Халкым күп авырлыкларга түзеп, бихисап батырлыклар кылып, бу сугышта Җиңү яулаган. Быел Бөек Җиңүгә 70 ел була. Без ел саен һәйкәл янына төшәбез. Һәйкәлдә Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбызның исемнәре язылган. Без алар хөрмәтенә чәчәкләр куябыз. Җиңү бәйрәме һәм аны яулап алучылар беркайчан да онытылмасын иде. Шушы хәсрәтләрне күргән халкымның иң зур теләге - туган илдә тынычлык булсын! Шуңа күрә " Алар Ватанны сакладылар" дигәндә , без ул сугыш еллары халкын барысында тылда эшләгән кешеләрне дә күз алдында тотарга тиешбез. Аларга мәңгелек дан һәм мәңгелек хөрмәт булсын ! Әтиемне сугыш алып китте Мин үскәнне дә күрмәде. Син киттең дә юкка чыктың Ә мин әти назы күрмәдем. (дип әбием җырлаган) Укытучы: Укучылар, барыгыз да тактага игътибар итегез әле. Дәреснең темасы: "Син батырлыкны ничек аңлыйсың?" (бергәләп уку). II Яңа материалны үзләштерү. 1. Эпиграфны уку. "Батырлык! Нәрсә соң ул батырлык? Газинурлар, Матросовлар шикелле күкрәгең белән дошман амбразурасын каплаумы, әллә үзең ач чакта соңгы сынык икмәгең белән бүлешүме? Кешеләр төрле - төрле булган кебек, батырлыкта күп төрле шул." (Ф. Яруллин. Җилкәннәр җилдә сынала.) 2. Укытучы: Укучылар, мин сезне бүген батырлык темасына сөйләшүгә чакырам. Дәрестә түбәндәге схема буенча эшләрбез. (Сораулар алдан бирелде). 1) Төшенчә биру. Нәрсә ул батырлык? - Батырлык ул кешеләрне бик авыр очракларда коткару. Сугыш вакытында да кешеләр бик күп батырлыклар эшләгәннәр. (Укучылар җавабын тыңлау). Ә хәзер аңлатмалы сүзлектән уку. Батырлык - и. 1) Батыр булу сыйфаты, курыкмаучанлык, кыюлык. 2) Батырчылык, тәвәккәллек. (134 б., I том.) Чыннан да бу сыйфатлар бик уңай сыйфатлар. Тәвәккәл сүзенә аңлатма да биреп китим әле. Тәвәккәл - 1)берәр эшкә кыю керешүче, аны икеләнүсез үтәүче. 2) үз - үзеңә ышанучанлык. Магнитофонда көй яңгырый. - Бу көй (җыр) ничек атала? "Священная война" ("Изге сугыш") дип атала. Бу җыр кайчан яңгырый башлый? (Укучы җавабы). Укытучы: Әйе, 1941 елның 22 июнь таңында фашист илбасарлары илебезгә басып керде. Бу сугыш 1418 көн һәм төн дәвам итте. Шушы вакыт эчендә 29 млн. халык юкка чыкты, 1709 шәһәр һәм 1011 авыл илебез картасыннан төшеп калды. Гомер үте. 1945 елның 9 маеннан соң инде 60 ел вакыт үткән. Шулай булса да, без батырларыбызны онытмыйбыз. Туган илебезнең бик күп уллары һәм кызлары киләчәк буыннарның бәхетле тормышы, җир шарының тынычлыгы өчен гомерләрен биргәннәр.

Узган гасырның легендар битләрен

Кабат актарсын да чал тарих,

Дәһшәтле чорларга алып китсен ...

Батырларны кабат искә алыйк. - Әйе, батырларны барлар чак. ("Хәтер" китабы сугыш темасына багышланган китаплар күргәзмәсенә игътибарны юнәлтү. Рәсемнәргә күзәтү). 2. Бөек Ватан сугышы елларындагы батырларны беләсезме? Исемнәрен атагыз. Һәм алар нинди батырлыклары белән танылганнар? (А. Матросов, Г. Гафиятуллин, Б. Шәвәлиев, М. Җәлил, М. Сыртланова, Ф. Кәрим һ. б.) Укучыларның А. Матросов, Г. Гафиятуллин, Б. Шәвәлиев турындагы чыгышларын тыңлау. Укытучы: Бүгенге көндә безнең республикада туып үскән матросовчылар 20 дән артык. Менә алар: Г. Гафиятуллин (Лениногорск районы Сугышлы авылы), Б. Шәвәлиев (Балык Бистәсе районы Түбән Тегермәнлек авылы), Мансур Вәлиуллин (Әлмәт шәһәре), Әхмәт Мөхәммәтов (Бөгелмә) һ. б. Укытучы: - Укучылар, якташ геройларыбыздан кемнәрне атар идегез? (П. Манаков, Ә. Вәлиев, А. Казаковлар) турында чыгыш тыңланды. Алар 4 әү; ә укучылар берсен тапмаганнар иде. Аларга эзләнү эше йөкләтелде. Чыннан да, аларның исеме - үлемсез. Алар "Герой якташларыбыз"китабына кертелгән. 3. Бүгенге тыныч шартларда кеше батыр була аламы? Моның өчен нәрсә эшләргә кирәк? Бу очракта батырлык нәрсәдә күренә? (Батырлыкны бүгенге тыныч шартларда да эшләргә мөмкин. Намус белән яшәгән кешенең гомере үзе бер батырлык. Тырыш хезмәт куеп эшләп, Хезмәт Батыры була ала. Батыр булу өчен, кеше тиешенчә игътибарлы, сизгер, үз - үзен аямый торган булырга тиеш). 4. Кыю, патриот, түзем, тәвәккәл, туры сүзле, ихтыярлы кебек сыйфатларны батырлыкка кертергә буламы? Ни өчен шулай дип уйлыйсыз? (Укучы җавабы: кешедә бу сыйфатлар булмаса, ул батырлык эшли алмас иде). 5. Ничек батыр булырга? Батыр буласың киләме? (Укучы җавабы). 6. Бүгенге көн батырларына син кемнәрне кертер идең? (Конкрет шәхесләр турында). . 7. Соңгы вакытта батырлар, батырлык турында нинди әсәрләр укыдыгыз? (Л. Ихсанова "Лачын кыз", Н. Дәүли "Чәчәкләр сөйли белә" һ. б.) 8. Ф. Яруллин белән батырлык төшенчәсен бәйләп буламы? Аның тормышы һәм иҗаты турында нәрсәләр беләсез? - Ф. Яруллин яшәве һәм иҗат итүе үзе бер батырлык. Гарип килеш тә үзендә көч табып, иҗатка тартылып гомер кичерүе, күп кешеләр кабатлый алмый торган батырлык үрнәге. Ә Нурсөя ханымның аны аңлап, яшь сабыйлардай тәрбияләп торуы - тагын бер батырлык. Ә хәзер батырлык темасына сез нинди мәкальләр беләсез? Тикшереп карыйк, мәгънәсен аңлатыгыз. 1. Батыр яуда беленер. 2. Батырга таяк та корал. 3. Батыр башлап җибәрә, артыннан мең кул иярә. 4. Батыр баткактан курыкмас. 5. Батыр үз халкын яклый. 6. Батырлыгыңны мәйданда сынат. 7. Батырлыкта - матурлык. III Йомгаклау. 1. - Укучылар, бүгенге дәрес ничек атала? ("Син батырлыкны ничек аңлыйсың?") - Ә менә сез батырлыкны ничек аңладыгыз соң? Нәрсә соң ул батырлык? - Укытучы. Чыннан да, батырлык темасы бүгенге көндә дә актуаль. Язучыларыбыз, шагыйрьләребез, рәссамнар үз әсәрләрендә зур урын бирәләр. Рәхим итеп. Р. Миңнуллинның "Батыр булыгыз" шигырен тыңлагыз.

Батырлыкны эшли ала

Бөтен кеше дә.

Аның өчен кирәк түгел

Алып көче дә.

Ә моның өчен:

Яратырга кирәк бары

Туган җиреңне,

Әти - әниеңне,

Туган илеңне.

Тиздән җиңүнең 70 еллыгы якынлаша. Безнең дистә меңнәрчә каһарманнарыбызны онытырга хакыбыз юк. Аларның батырлыгы, максатка нык омтылышы рухи һәм физик ныклыгы, героик көрәш безгә һәрчак үрнәк булсын иде.

2. Билге кую.

IV Өй эше

  1. "Герой якташларыбыз" темасына материал туплау.

  2. Кроссворд чишү. Нинди сүз килеп чыгар?


1

3


4Тәрбия сәгате Батырлык дәресе


7

8



5

6




2


















Тәрбия сәгате Батырлык дәресе




Тәрбия сәгате Батырлык дәресе







Тәрбия сәгате Батырлык дәресе







  1. Очучы хатын - кыз, Советлар Союзы Герое.
  2. Советлар Союзы Герое, Лениногорск районы, Сугышлы авылында яшәгән.
  3. Азнакай районы Павловка авылында туган Советлар Союзы Герое.
  4. Ш. Рәкыйпов "Чәчәкләр сөйли белә" әсәре. Төп образ.
  5. Азнакай районы Илбәк авылында туган Советлар Союзы Герое.
  6. А. Матросов күкрәге белән каплаган ату коралы.
  7. Г. Гафиятуллинның туган авылы.
  8. Чылбыр тәгәрмәчле үзйөрешле ату коралы.


© 2010-2022