- Преподавателю
- Начальные классы
- Защта проектной работы «Туган ягымны өйрәнәм!»
Защта проектной работы «Туган ягымны өйрәнәм!»
Раздел | Начальные классы |
Класс | - |
Тип | Конспекты |
Автор | Фатхутдинова Р.М. |
Дата | 23.02.2014 |
Формат | doc |
Изображения | Нет |
Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы
Котлы Бүкәш урта мәктәбе
Проект эше
«Туган ягымны өйрәнәм!»
2б сыйныф укучылары белән башкарылган эш
Укытучы: Фәтхетдинова Рәфидә Мәгъсүм кызы, югары категорияле башлангыч сыйныф укытучысы
2012/2013нче уку елы
Аңлатма язуы Яңа стандартларга күчү барышында укучы шәхесен күпкырлы үстерүдә дәрестә, дәрестән тыш эшчәнлектә төрле инновацияле технологияләр кулланыла. Балаларны үз илләрен яратучы көчле рухлы шәхесләр итеп тәрбияләү өчен дәресләр белән беррәттән дәрестән тыш эшчәнлекнең дә роле зур. «Туган ягымны өйрәнәм!» эшчәнлегенең программасы менә шушы проблемаларны, таләпләрне хәл итү максатыннан төзелде. Бала көннең күп өлешен мәктәп диварлары арасында үткәрә. Укучының физик, психик сәламәтлеге турында кайгырту, аны саклау максатыннан "Туган якны өйрәнү" эшчәлеген мавыктыргыч итеп кызыклы очрашулар, файдалы әңгәмәләр, сәяхәт - экскурсияләр, җырлы - биюле уеннар, эзләнү эшләре аша һәм күп төрле эш алымнарыннан файдаланып үткәрергә була. Халкыбызның тарихын белү, аңлау, телен - динен хөрмәт итү, милләт өчен борчылу, гореф - гадәтләрен, җыр - моңнарын күңел аша үткәрү бала зиһенен баета, күңел офыгын киңәйтә. Туган як турында өйрәнгәндә әби - бабаларыбызның мәгънәле тормышын күрсәткән шөгыльләрен, һөнәрләрен, гореф - гадәтләрен балалар күңеленә салып калдыру кирәк. Рухи байлык - ул бик киң төшенчә. Аңа сәнгатьнең барлык төрләре - халкыбызның гасырлар буе яшәп килгән гореф - гадәтләре, әхлак кагыйдәләре, тормышның һәр өлкәсендә тупланган халык акылы, аның тормыш тәҗрибәсе керә. Ләкин үз халкыңның бу байлыгын бөтен нечкәлеге белән аңлау һәм үзләштерү, яшәгән нигезеңне, авылыңны өйрәнеп белүдән башка мөмкин түгел. Шуңа күрә туган төбәгеңнең тарихын өйрәнү игелекле эшләрнең берседер. Теманың актуальлеге 1. Туган якны өйрәнү - балаларда милләтебез белән горурлану хисе тәрбияли. Татарның милли сыйфатлары белән танышу мөмкинлеге бирә. Милли сыйфатлар: мөстәкыйльлек, татарның башка халыклар белән аралаша белүе, мәгьрифәтле, кунакчыл, чиста - пөхтә, батыр, бай тормышлы булуы, сәүдә эшенә хирыслыгы ул. Башлангыч мәктәп - балаларны һәрьяклап үстерүгә нигез сала һәм Ватанга мәхәббәт, туган авылга, кешеләргә хөрмәт тәрбияләргә бурычлы. Бу бурычны хәл итүдә ана теле, уку, әйләнә - тирә һ.б. фәннәр белән беррәттән «Туган ягымны өйрәнәм!» эшчәнлегенең роле зур. Бу балаларның һәрьяклап, күпкырлы үсешенә ирешергә зур мөмкинлек тудыра. Эшчәнлектә балаларның мөстәкыйль фикер йөртүен, буш вакытларын дөрес үткәрүләрен, аларның кызыксынучанлыгын, эзләнүчән, игътибарлылыгын үстерүдә һәм аңа җитәкчелек итүдә мөмкинлек туа. 2. Теманы укучылар үзләре сайлап алдылар, бу эшчәнлектә иң зур этәргеч булып тора. Максат: Балаларда туган ягыбыз, милләтебез белән горурлану хисе тәрбияләү. Бурычлар:
- Яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, балаларның мөстәкыйльлеген үстерү.
- Балаларның иҗади активлыгын, иҗади сәләтен күрү, ачу, аларны үстерү юлларын табу.
- Предметара бәйләнешләр булдырып, фикерләү сәләтләрен үстерү, алынган белем - мәгълүматларны камилләштерү, киңәйтү, бер системага салу.
- Балаларны күзәтергә, эзләнергә, фикерләргә, шул фикерне ачык итеп әйтә белергә, проект эшендә куллана белергә өйрәтү.
- Эстетик тәрбия бирү. Сөйләм культурасына, үз - үзенә таләпчәнлек, намуслылык, ныклы һәм тәвәккәл холык, зәвыклы балалар тәрбияләү.
- Китап өстендә эшләргә өйрәтү. Танып - белү, образлы һәм логик фикерләү сәләтен үстерү, сөйләмнәрен баету.
- Өйрәнелә торган материалны анализлау, тарихи момент һәм фактларны аңлата һәм исбатлый белү. Акыл эшчәнлеген үстерү.
- Үзләрен кызыксындырган өлкәдә укучыларның белемнәрен арттыру;
- Информация чыганаклары белән кулланырга өйрәнү; темага караган тиешле информацияне аерып алу;
- Үз эшеңне план буенча башкарырга өйрәнү;
- Проект өстендә эшләгәндә бер-берең белән килешеп, киңәшләшеп эшләргә, башланган эшне ахырына җиткерергә өйрәнергә.
Проектны яклау. Укытучы: Туган җир... Туган авыл... Йөрәккә нинди якын һәм кадерле бу сүзләр. Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, нигезебез урнашкан кадерле туган авылы бар. Туган авылыбызның һәр сукмагы, һәр агачы, аның барча кешеләре күңелгә ифрат та якын. Тәпиләп киткән, беренче тапкыр әттә- әннә дип әйтергә өйрәнгән вакыттан ук күңел түренә туган телебез аша кереп утырган кадерле урыннар... Туган як! Аның шифалы һавасын сулаган, саф суларын эчкән, иркен болыннарында тәгәрәп үскән кеше беркайчан да туган ягын оныта алмый. Кешене туган җире ашата, үстерә, гүзәл табигате белән иркәли. Җир! Шушы кыска гына сүз эченә халкыбызның тарихы да, язмышы да салынган.
Тарих ул -үткәнеңне барлау, халкыңны олылау, нәселеңне белү. Үз халкының үткәнен белгән, аның белән горурланган һәм киләчәктә аңа хезмәт итәргә әзер булган белемле, зыялы, сәламәт шәхес үстерү - безнең төп бурыч. Бүгенге сыйныфтан тыш эшчәнлек дәресендә без ел буе башкарылган проект эшен якларбыз, авылның кыскача тарихы, аның күренекле кешеләре, гореф-гадәтләре, табигате белән танышырбыз. Салмак кына татар халык көе яңгырый.
1. Туган ягым минем - үз өем,
Үз өемдә минем үз көем.
Үз дигәнчә бизим өемне,
Үз телемдә сөйлим сүземне.
(Энҗе Мөэминова)
2. Татарстан - үз өебез,
Безнең якты илебез.
Яныгыз да, көегез дә,
Илебезне сөегез.
(Роберт Миңнуллин)
3. Көмеш суларың, зәңгәр урманың
Якын күңелгә, Татарстаным.
Син - туган ягым,
Син - минем таңым, Татарстаным.
(Илдар Юзеев)
4. Яшәр өчен бетмәс көч алырга
Олысына һәм дә кечегә.
Мәрхәмәтле, ямьле, мәхәббәтле
Туган ягы кирәк кешегә.
(Фәнис Яруллин) 5. Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, кадерле сыйныфташларым! 6. Бүген безнең сыйныфыбызда бик зур вакыйга, без сыйныфтан тыш эшчәнлектә ел буе өйрәнгәннәребезгә нәтиҗә ясарга җыелдык. 5. Без ел буе «Туган ягымны өйрәнәм!» дигән проект өстендә эш алып бардык, ә бүген бирегә проектыбызны якларга җыйналдык. Азилә. Дусларым, әйдәгез барысын да тәртип белән аңлатып бирик әле. Нәрсәдән башладык соң без бу эшебезне? -Энҗе безнең сыйныфыбызга «Салават күпере» журналын алып килеп андагы анкета сорауларына җавап җибәрергә теләвен белдерде. - Ул сораулар белән без дә кызыксынып киттек һәм менә сыйныфтан тыш эшчәнлегебездә нәкъ шушы сорауларга җавап эзләргә карар кылдык. -Эшне нәрсәдән башладык соң, дусларым? Иң беренче максатыбызны билгеләдек:
- Әгәр без бу журналдагы сорауларга җаваплар табабыз икән, димәк без үзебезнең туган ягыбызның тарихын өйрәнәчәкбез.
- Халкыбызда «Үзенең тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк» дигән әйтем бар бит, димәк, без үзебезнең киләчәгебез турында да кайгыртачакбыз.
- Әгәр без бу сорауларга җавап язып «Салават күпере» журналына җибәреп «Яшь тарихчы» бәйгесендә җиңсәк, безгә җәй көне бүләкләр белән кунаклар киләчәк!
- Ә мин безнең мәктәбебездә укыган, күрше Балтач авылында туып үскән якташ шагыйребез Равил абый Фәйзуллинның шигыреннән өзек белән аңлатыр идем.
Әнә килә автомобиль Төягәннәр калайлар. Безнең сыйныф малайлары 90 яшьлек бабайлар.
Әнә килә автомобиль Төягәннәр гөлҗимеш. Безнең сыйныфның кызлары Елак, сытыклар имеш.
Әнә килә автомобиль Төягәннәр бүрәнкә. Безнең сыйныф малайлары Бөтенесе бер тәңкә.
Үпкәләмәгез, сез, кызлар, Сез дә гаеп итмәгез. Шаярып, көлеп алдык без, Ачуланып калмагыз. 2 тур. Бу юлы сорауларга һәр теләгән укучы җавап бирә ала. 1. Авылларыбызның атамалары - безнең чал тарихыбыз, ата- бабаларыбыздан калган мирасыбыз. Авылыгызның исеме нәрсәне аңлата? -Безнең авыл исеме Бөки яки Бөкихан дигән кеше исеменнән алынган дигән риваять бар. - Шомбыт елгасы борылыш ясаган урынны элекке халык елга бөгеше дип атап йөрткән. Шул урында утырганга безнең авыл Бөгеш исемен алган дигән риваять тә йөри. - Котлы Бөкәш авылы атамасында борынгы төрки-болгар кеше исеме ята. Бу исем ике сүз кушылып ясалган: котлы+бөкәш. Борынгы төрки телдә кутлуг сүзе "бәхетле", "уңыш" мәгънәсендә кулланылган. Бөкәй-букоп - "баһадир", "герой" сүзен аңлаткан. Димәк, безнең авылыбызның исеме "бәхетле батыр" дигән мәгънәне аңлата. 2. Авылыгызның тарихы кайсы елдан башлана? - 1183нче елдан дип атарга була, яки быел авылыбызга 830 ел була.
- Авылның табигате турында нәрсә әйтә аласыз?
Кулланылган әдәбият
- Балачакта калабыз: Шигырьләр, әкиятләр, хикәяләр. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2004.
- В.Хәйруллина. Чормада. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2005.
- Г.Сафиуллина,М.Гарифуллина., Ә Мөхәмәтҗанова., Ф.Хәсәнова). Әдәби уку. Казан, "Мәгариф-Вакыт" нәшрияты, 2012нче ел
- И.Хәлиуллин, Р.Галләм, Н.Гариф. Балык Бистәсе районы тарихына бәйле сәхифәләр. Казан, 2009.
- И.Х.Мияссарова. Казаным минем, Казаным… Татар дәүләт гуманитария институты, 2003.
- Н.Гариф. Изге учак монда сүнмәгән. Казан: ТФА, 2003.
- «Мәгариф» журналы, №6-2012ел.
- Р.А.Фәйзуллин. Газиз китабы, «Мәгариф» нәшрияты, 2004.
- Р.Миңнуллин. кунакка килегез!: Балалар өчен шигырьләр. Татарстан китап нəшрияты, 2008 ел.
- Ф.Г.Яруллин. Күңел яктысы Шигырьләр, поэма. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2003.