План-конспект мастер-класса Татар фольклоры

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Чараның темасы: Татар фольклоры.

Максат:

  1. Укучыларны халкыбызның милли гореф-гадәтләре, йолалары белән таныштыру эшен дәвам итү; халкыбызның милли тарихи үткәненә кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү.

  2. Укучыларның сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерүдә фольклор әсәрләренең әһәмиятен күрсәтү, милли матурлыкка омтылыш тәрбияләү.

  3. Укучылар арасында үзара дуслык, бердәмлек сыйфатлары булуны ныгыту.

Дәрес барышы:

- Исәнмесез, укучылар!

- Укучылар, әйдәгез әле, кәефләребезне яхшыртыр өчен, барыбызны да сәләмләп үтик.

- Укучылар, без буген сезнең белән халкыбызның милли гореф-гадәтләре турында сөйләшербез.

Алар кешене тәрбиялерәк итәргә булышалар. Татар гаиләсендә балаларга тәрбия бирү милли йола-гадәтләргә нигезләнеп алып барыла. Халыкның матурлыкны сөюе, рухи байлыгына хәзинә итеп каравы, аны саклавы, үстерүе, буыннан-буынга тапшыра баруы һәркемдә милли горурлык хисе уята. Безнең халык кунакчыл, сабыр, хезмәт сеючән, ярдәмчел, күңел ачучан халык.

Без бүгенге дәресебездә татар халык җырларына, биюләренә, мәкаль һәм әйтемнәренә, табышмакларга, уеннарга тукталырбыз.

Ромашка Җыр

- Укучылар, сез җырлар яратасызмы? (...) Әйе, безнең халкыбыз да җырларны бик яраткан һәм җырлар иҗат иткән. Ул җырларны бәйрәмнәрдә, кичке уенлыкларда, аулак өйләрдә җырлап күңел ачкан. Укучылар, сез татар халкының нинди җырларын беләсез? (...)

Җыр "Тала-тала"

Ромашка Мәкаль

- Татар халкы мәкальләр дә иҗат иткән һәм кулланган.

- Мәкальләр безне нәрсәгә өйрәтә?

- Без сезнең белән мәкальләр өйрәнгән идек. Кайсылары исегездә калган икән, тикшереп карыйк.

"Татарчага тәрҗемә ит!" уены.

Кем әшләми - шул ашамый.

Җиде кат үлчә - бер кат кис.

Эш беткәч, уйнарга ярый.

"Мәкальнең ахырын әйт!" уены.

Китап - белем (чишмәсе).

Китап - кешенең (дусты).

Белемдә - (көч).

Акыллы кеше аз сөйли, күбрәк (тыңлый).

Кош канаты белән, кеше дуслык белән (көчле).

Белемсез дустан белемле иптәш (яхшырак).

Китапсыз өй - тәрәзәсез (бүлмә).

Ватансыз кеше - җырсыз (сандугач).

-Бик, яхшы! Молодцы!Укучылар, сандугач турында сүз чыккач, исегезгә төшерегез әле, сандугач турында нинди җыр өйрәнгән идек.

Ромашка Заклички. Эндәшләр

- Что вы знаете о закличках. (Ответы детей)

- Люди верили в волшебную силу слова, верили, что произнесённые слова-заклинания может повлиять на силу природы. Ребёнок знакомится с природой, играет с ней на равных.

- Какие вы знаете заклички на татарском языке?

1. Кояш чык!

Болыт кач!

Без уйнарбыз

Жылыткач!

2. Янгыр яу, яу,яу!

Сине котэ жир,жир!

Безгэ кумэч бир, бир!

Ромашка Загадки Табышмаклар

Табышмакка җавап табу өчен, ут кебек зиһен йөгереклелеге кирәк.

- Әйдәгез табышмаклар әйтешеп алыйк. (през.)

Ромашка Считалки. Санамышлар

Самый распространённый жанр детского фольклора.

- Для чего нужны считалки? Какие вы знает считалки?

Мин - күк куян,

Йөгерек куян.

Әбәк,әбәк!

Син тот, куян!

Әлеш, мәлеш,

Мичтә бәлеш.

Казанда ит,

Аша да кит.

Ак чәйнеккә акча салдым.

Ничә булды?

Йөз булды.

Әтәлчек, мәтәлчек,

Син кал, ә син чык!

Бер куян,

Ике куян,

Өч куян,

Матур куян.

Ромашка Дразнилки Үртәвечләр

- Что высмеивалось в дразнилке?

Азат утыра дәрестә,

Үзе ашый кәбестә.

Аягын бәйләгәннәр,

Авызын кләйләгәннәр.

Иртән бик иртә тора,

Канат кагын кычкыра:

Кикрикүк!Кикрикүк"

Тор иртәрәк: эшен күп...

Ромашка Скороговорки Тизәйткечләр Потешки

Прослушивание детей.

Кара карга карга куна,

Каркылдый ул :"Кар да кар,

Кайчан эреп бетэр кар?"

Бер алма, ике алма,

Өч алма, дүрт алма,

Биш алма, алты алма,

Җиде алма, сигез алма,

Тугыз алма -

Кызыл алма!

Чебиләр

Бармак -

Ка-ка-ка - еүлдә бер бака

Ромашка Игры Уеннар

- Татар халкы күңел ачучан халык, дидек. Ул хезмәт итү белән беррәттән ял да итә белгән. Бәйрәмнәрдә, кичәләрдә төрле уеннар уйнаганнар.

- Балаларның бик яратып уйнаган уеннарының берсе - ул "Без, без, без идек....". Кайсыгыз исегезгә төшерде?

Без, без, без идек.

Без унике кыз идек.

Базга төштек - май ашадык,

Келәткә кердек - бал ашадык.

Кап, кап, кап -

Авызыңны яп!

- Әйдәгез без дә татар халкының "Йөзек салыш"уенын уйнап алыйк.(җәза)

Йомгаклау.

- Бүген без халкыбызның матур гореф-гадәтләренә, фольклор әсәрләренә тукталып үттек. Без үзебенең милләтебезне онытмыйча, милли гореф-гадәтләрне дәвам итәргә, фольклор әсәрләрен сөйләмебездә кулланырга тиешбез.

- Халык иҗатын өйрәнү - безнең зиһенебезне баета, дөньяга карашыбызны киңәйтә, тел байлыгыбызны, белемебезне үстерә, тарихыбызны аңларга ярдәм итә.


© 2010-2022