8 нче сыйныфның татар төркеме өчен татар әдәбиятыннан йомгаклау тесты

Раздел Другое
Класс 8 класс
Тип Тесты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

8 нче сыйныфның татар төркеме өчен татар әдәбиятыннан

йомгаклау тесты

2015 нче ел

1 вариант

1. Түбәндәге жанрларның кайсысы халык авыз иҗатына карый?

а) роман

б) поэма

в) бәет

2. Урыныбыз урман, икебез туган,

Кавышу юк безгә, әнкәй каргаган. Бу юллар нинди әсәрдән?

а) "Сөембикә бәете"

б) "Хәят апа"

в) "Сак-Сок"

3. Бу әсәрләрнең кайсысы драма жанрына карый?

а) "Ак чәчәкләр"

б) "Беренче театр"

в) "Әткәйгә хат"

4. Татар театрына нигез салучы

а) Г.Тукай

б) К.Тинчурин

в) Г.Камал

5. Милли театрыбызның оешуына һәм үсешенә зур өлеш керткән беренче татар хатын-кыз артисты

а) С.Г.Волжская

б) Х.Сәмитова

в) З.Богданова

6. Г.Бәшировның "Туган ягым- яшел бишек" әсәрендә нинди йола турында сөйләнә?

а) аулак өй

б) күкәй җыю

в) каз өмәсе

7. Г.Бәшировның "Туган ягым-яшел бишек"әсәрендәге малайның иң яраткан шөгыле

а) футбол уйнау

б) чана шуу

в) китап уку

8. К.Нәҗминең "Хәят апа" поэмасында вакыйга кайсы чорга карый?

а) революция чоры

б) Бөек Ватан сугышы

в) бүгенге көн

9. Нәрсә ул опера?

а) хикәяләп язылган әдәби әсәрнең бер төре

б) драма әсәренең бер төре

в) музыка һәм җыр белән башкарыла торган сәхнә әсәре

10. Казандагы Татар дәүләт опера һәм балет театры кем исемен йөртә?

а) Г.Тукай

б) С.Сәйдәшев

в) М.Җәлил

11. Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә

Һәм үләргә кыю ир булып.

Гомерем минем моңлы бер җыр иде,

Үлемем дә яңрар җыр булып. Бу юлларның авторы кем?

а) М.Җәлил

б) Ш.Галиев

в) К.Нәҗми

12. "Хөкем алдыннан" картинасының авторы кем?

а) Л.Фәттахов

б) Х.Якупов

в) И.Репин

13. Муса Җәлил кайда туган?

а) Оренбург өлкәсе

б) Башкортстан

в) Казан шәһәрендә

14 Г.Әпсәләмовның хастаханәдә авырып ятканда күргәннәренә нигезләнеп язган әсәре

а) "Сүнмәс утлар"

б) "Яшел яр"

в) "Ак чәчәкләр"

15. Бухенвальд үлем лагерен сурәтләгән әсәр

а) "Газинур"

б) "Алтын йолдыз"

в) "Мәңгелек кеше"

16. Н.Дәүлинең сугыш чорындагы шәхси кичерешләренә нигезләнеп язган әсәре

а) "Агат"

б) "Авыл дәфтәре"

в) "Яшәү белән үлем арасында"

17. Ш.Рәкыйпов күбрәк нинди жанрда язган?

а) роман

б) шигырь

в) документаль повесть

18. Ш.Галиев нинди китабы өчен Халыкара бүләккә - Х.К.Андерсен исемендәге Почетлы дипломга лаек була?

а) "Шәвәли"

б) "Заяц на зарядке"

в) "Тәмле йорт"

19.Татар халкының "Каз өмәсе" йоласын кайчан үткәрәләр?

а) яз

б) җәй

в) көз

20. Язгы чәчү тәмамлангач, халкыбыз нинди бәйрәм үткәрә?

а) Нәүрүз

б) Сабан туе

в) Карга боткасы


2 вариант

1. Бәетнең нигезендә нәрсә ята?

а) табышмак

б) автор фикере

в) тормышта булган төрле хәлләр

2. Татар театрының оешу елы

а) 1892

б) 1900

в) 1906

3.Беренче татар профессиональ театр труппасының исеме

а) "Нур"

б) "Сәйәр»

в) "Ирек"

4.Казандагы Татар дәүләт академия театры кем исемен йөртә?

а) Г.Камал

б) Г.Тукай

в) Г.Кариев

5. Нәрсә ул комедия?

а) хикәяләп язылган әдәби әсәрнең бер төре

б) музыка һәм җыр белән башкарыла торган сәхнә әсәре

в) драма әсәренең бер төре

6. Г.Бәшировның "Туган ягым-яшел бишек" әсәрендә нинди тема яктыртыла?

а) халыкның тылдагы батырлыгы

б) Татар авылының күркәм традицияләре,гореф-гадәтләре

в) мәхәббәт темасы

7. Г.Бәшировның "Туган ягым-яшел бишек" әсәрендә кызлар кичләрен нинди һөнәргә өйрәнәләр?

а) сөлге чигү

б) оекбаш бәйләү

в) киндер сугу

8. Нәрсә ул повесть?

а) драма әсәренең бер төре

б) хикәяләп язылган әдәби әсәрнең бер төре

в) музыка һәм җыр белән башкарыла торган сәхнә әсәре

9. Тәгәрмәчләр кызу әйләнәләр, -

Ашыктырып һәрбер минутта.

Безнең заводларның ярдәм көчен

Җиткерергә тизрәк фронтка... Бу юллар нинди әсәрдән?

а) Ш.Галиев "Әткәйкә хат"

б) М.Җәлил "Җырларым"

в) К.Нәҗми "Хәят апа"

10. М.Җәлил ничәнче елда туган?

а) 1906

б) 1886

в) 1916

11.М.Җәлилнең туган иленә әйләнеп кайткан дәфтәрләрен ничек атап йөртәләр?

а) "Күңел дәфтәрләре"

б) "Җәлил дәфтәрләре"

в) "Моабит дәфтәрләре"

12. Х.Якуповның "Хөкем алдыннан" картинасы кемгә багышланган?

а) совет солдатына

б) М.Җәлилгә

в) партизан хатынына

13. Г.Әпсәләмовның "Ак чәчәкләр" әсәрендә нинди һөнәр ияләре турында сүз бара?

а) укытучылар

б) артистлар

в) медицина хезмәткәрләре

14. Г.Әпсәләмов иҗатына йогынты ясаган шәхес

а) Ф.Кәрим

б) М.Җәлил

в) А.Алиш

15. Н.Дәүлинең "Яшәү белән үлем арасында"әсәрендәге вакыйга кайсы чорга карый?

а) бүгенге көн

б) гражданнар сугышы

в) Бөек Ватан сугышы

16. Ш.Рәкыйповның "Чәчәкләр сөйли белә" әсәрендә Барый нинди бәйрәмгә әзерләнә?

а) Гает бәйрәме

б) Сабан туе

в) Нәүрүз

17. Бу ятимнәр соңгылары булсын,

Кеше каны бүтән акмасын.

Безнең әткәйләргә төшкән бомба

Музейларда гына саклансын. Бу юллар нинди әсәрдән?

а) Ш.Галиев "Әткәйгә хат"

б) М.Җәлил "Бер үгет"

в) К.Нәҗми "Хәят апа"

18. Р.Мөхәммәдиевның "Беренче умырзая"повестенда яктыртылган тема:

а) сугышта корбан булганнарга дан җырлау

б) авыл кешеләре тормышы

в) милләт язмыш

19. Татар халкының "Каз өмәсе" йоласын кайчан үткәрәләр?

а) яз

б) җәй

в) көз

20. Язгы чәчү тәмамлангач, татар халкы нинди бәйрәм үткәргән?

а) Нәүрүз

б) Карга боткасы

в) Сабан туе


© 2010-2022