9 сыйныфлар өчен имтихан билетлары

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

1 нче билет

1. К.Насыйриның "Әбугалисина кыйссасы"нда мәгърифәтчелек идеяләренең чагылышы.

2. Татарларда мәгърифәтчелек хәрәкәтенең формалашуы. Исмәгыйль Гаспралы эшчәнлеге.

-------------------------------------------------------------------------------------------------


2 нче билет

1. Татар әдәбиятының халык авыз иҗаты һәм мифология белән бәйләнеше.

2. Мәхәббәт һәм гаиләне гуманлы идеаллар позициясеннән торып яклау ягыннан Ф. Кәриминең "Салих бабайның өйләнүе", "Мирза кызы Фатыйма" хикәяләре.

-----------------------------------------------------------------------------------------------

3 нче билет

1. Мифтахетдин Акмулла - татар, казак, башкорт әдәбиятларының уртак вәкиле. Акмулланың хат алымы белән язылган шигырьләре, алардагы төп фикерләр, поэтик үзенчәлекләр.

2. Ислам дине һәм татар болгар мәдәнияте. Татар - болгар әдәбиятының иҗтимагый тормыш белән бәйләнеше.

-------------------------------------------------------------------------------------------------


4 нче билет

1. Мәхмүт Кашгариның "Диване лөгаттөрк" әсәре - борынгы төркиләрнең мәдәниятен, шул исәптән фольклорын һәм әдәбиятын өйрәнүдә әһәмиятле чыганак.

2. К.Насыйриның "Әбүгалисина кыйссасы"нда мәгърифәтчелек идеяләренең чагылышы.

-------------------------------------------------------------------------------------------------


5 нче билет.

1. Борынгы дидактик әдәбият үрнәге буларак Йосыф Баласагунлының "Котадгу белек" поэмасы. Андагы төп фикер, поэманың сәнгатьчә эшләнеше.

2. К.Насыйри иҗатының халыкчанлыгы. Әдәби әсәрләрендә халык авыз иҗатына киң урын бирелү.


6 нчы билет.

1. Габделҗаббар Кандалыйның тормыш юлы һәм иҗаты. Хатын-кыз гүзәллеген тасвирлауда, саф сөюне зур бәхет дип раслауда шагыйрьнең сәнгатьчә табышлары. ("Сәхибҗамал" һ.б. әсәрләре мисалында)

2. Яков Емельянов әдәби эшчәнлегенә, иҗатына хас уңай яклар һәм җитешсезлекләр. "Җырчы Җәкәү" шигыре.

-------------------------------------------------------------------------------------------------


7 нче билет.

1. Өмми Камалның тәрҗемәи хәле, әсәрләренең үзәгендә гәүдәләндерелгән уй-кичерешләр. Шагыйрьнең суфилыгы.

2. Коръән, аның эчтәлеге һәм сәнгатьчә эшләнеше. Коръән сүрәләренең әхлакый һәм рухи эчтәлеге, аларның татар әдәбиятына тәэсире, алга таба сәнгатьчә дәвам иттерелүе.

-------------------------------------------------------------------------------------------------


8 нче билет.

1. "Кыйссаи Йосыф" (Кол Гали) поэмасында автор әйтергә теләгән төп фикерләр.

2. Шиһабетдин Мәрҗәни һәм Хөсәен Фәезхановның мәгърифәтчелек эшчәнлеге.

---------------------------------------------------------------------------------------------------


9 нчы билет.

1. Суфыйчылык поэзиясенең югары гәүдәләнеше буларак Мәүлә Колый иҗаты.

2. "Дамелла Шиһабетдин хәзрәтнең Мәрсиясе" (М.Акмулла) әсәренең романтик рухы, җанлы сөйләмгә корылып, халык авыз иҗаты алым - детальләреннән мул файдаланып язылуы.


10 нчы билет.

1. XIII йөз урталары - XV йөз башында болгар - татар мәдәнияте, әдәбияты һәм сәнгате. Бу чор әдәбиятында иҗтимагый хәлләрнең чагылышы, төп мотивлар һәм үзәк геройлар.

2. Мәгьрифәтчелек реализмы әдәбиятының беренче әсәре буларак, Муса Акъетнең "Хисаметдин менла" романы. Үзәк геройлар - шәхес иреге өчен көрәшүчеләр, аларның төп сыйфатлары.


11 нче билет

1. "Кыйссаи Йосыф" (Кол Гали) әсәрендәге Йосыф, Зөләйха, Якъкуб образлары. Аларга хас уңай һәм тискәре сыйфатлар.

2. Татар халык авыз иҗатының таҗы, күләмле фольклор әсәрләренең иң борынгыларыннан берсе буларак "Идегәй" дастаны.

------------------------------------------------------------------------------------------------

12 нче билет.

1. XIX йөздә төзелгән әдәби хрестоматияләр (М.Иванов, С. Кукляшев). Аларның татар мәдәниятендә тоткан урыны.

2. "Кыйссаи Йосыф" (Кол Гали) сәнгатьчә эшләнеше. Композицион төзелеше. Дастан жанры турында төшенчә.

-------------------------------------------------------------------------------------------------

13 нче билет.

1. Алтын Урда чоры әдәбиятының күренекле вәкиле - Котб. Алтын Урда ханы Тенибәк һәм аның хатынын тасвирлауга багышланган "Хөсрәү вә Ширин" әсәре.

2. Гали Чокрый мәдхияләре вә мәрсияләре. Аларда шәхесне гадилеге һәм акылы, мәрхәмәтлелеге һәм фидакярлеге өчен зурлау.

-------------------------------------------------------------------------------------------------


14 нче билет

1. Суфичылыкның кеше шәхесен аңлаудагы уңай һәм кайбер бәхәсле якларның Рабгузи, Хәрәзми, Хисам Кятиб, Әхәт Үргәнчи иҗатында чагылышы.

2. Әхмәд Ясәви һәм Сөләйман Бакыргани әсәрләренең идея-тематик уртаклыгы, популярлыгы.

------------------------------------------------------------------------------------------------

15 нче билет.


1. "Нәһҗел - фарадис" әсәренең төзелеше, эчтәлеге, поэтик үзенчәлекләре.

2. Әдәбиятның яңа сыйфат үзгәрешләрен, яңа баскычка күтәрелү үзенчәлекләрен чагылдыру ягыннан Утыз Имәни иҗаты. Шагыйрьнең иҗаты. Аның рус телен өйрәнүгә карата карашы.



16 нчы билет.

1. С.Сараиның оригиналь шигырьләре, аларның үзенчәлекләре. Шагыйрьнең фәлсәфи уйланулары, аның әсәрләрендәге төп фикерләр.

2. Р.Фәхретдиновның яхшылык, явызлык, әдәплелек, галимлелек һәм наданлык бәрелешен сурәтләүче, гомумкешелек кыйммәтен раслаучы "Әсма яки Гамәл вә җәза" романы. Роман турында төшенчә.

------------------------------------------------------------------------------------------------


17 нче билет.

1. С. Сараиның "Сөһәйл вә Гөлдерсен" дастаны. Идея-эстетик эчтәлеге, сәнгатьчелек ягыннан үзенчәлекләре. Дастан жанры турында төшенчә.

2. Татарларда мәгърифәтчелек хәрәкәтенең формалашуы. Исмәгыйль Гаспралы эшчәнлеге.

------------------------------------------------------------------------------------------------


18 нче билет.

1. М.Колый традицияләрен уңышлы дәвам иттерүче шагыйрь Габди. Аның иҗатында кешеләргә хас матур әхлакый сыйфатларның, күркәм эш-гамәлләрнең тасвирланышы.

2. Мөхәммәдъярнең "Төхвәи мәрдан", "Нуры содур" поэмалары. Аларга хас поэтик үзенчәлекләр. Поэма турында төшенчә.

---------------------------------------------------------------------------------------------------


19 нчы билет.

1. Габделҗаббар Кандалыйның тормыш юлы һәм иҗаты. Хатын-кыз гүзәллеген тасвирлауда, саф сөюне зур бәхет дип раслауда шагыйрьнең сәнгатьчә табышлары. ("Сәхибҗамал" һ.б. әсәрләре мисалында)

2. Коръән, аның эчтәлеге һәм сәнгатьчә эшләнеше. Коръән сүрәләренең әхлакый һәм рухи эчтәлеге, аларның татар әдәбиятына тәэсире, алга таба сәнгатьчә дәвам иттерелүе.

-------------------------------------------------------------------------------------------------

20 нче билет.

1. Мөхәммәдъярнең "Төхвәи мәрдан", "Нуры содур" поэмалары. Аларга хас поэтик үзенчәлекләр. Поэма турында төшенчә.

2. Татарларда мәгърифәтчелек хәрәкәтенең формалашуы. Исмәгыйль Гаспралы эшчәнлеге.


21 нче билет.

1. "Кыйссаи Йосыф" (Кол Гали) поэмасының сәнгатьчә эшләнеше. Композицион төзелеше. Дастан жанры турында төшенчә.

2. Суфыйчылык поэзиясенең югары гәүдәләнеше буларак, Мәүлә Колый иҗаты.

------------------------------------------------------------------------------------------------

22 нче билет.

1. Казан университеты һәм татар укымышлылары. (И. Хәлфин, М.Мәхмүдов, Г.Ваһапов, Г.Курсави)

2. Мәгърифәтчелек карашларын гәүдәләндерүче укымышлы, аңлы хатын-кызга ихтирамлы егет образын тудырган Габдрахман Ильясиның "Бичара кыз" драмасы. Драма турында төшенчә. Татар драматургларының соңгы елларда иҗат ителгән әсәрләре.

-------------------------------------------------------------------------------------------------


23 нче билет.

1. "Бичара кыз" (Г.Ильяси) драмасының эчтәлеге. Маһитап, Җанбай, Биктимер образларына характеристика.

2. Татарстанда чыгып килүче нинди газета - журналлар укыйсыз? Соңгы вакытта аларда басылган нинди әсәрләрне укыдыгыз?

© 2010-2022