- Преподавателю
- Другое
- Схема по татарскому языку на тему Фигыль
Схема по татарскому языку на тему Фигыль
Раздел | Другое |
Класс | - |
Тип | Другие методич. материалы |
Автор | Чугурнова Г.Г. |
Дата | 13.10.2015 |
Формат | docx |
Изображения | Есть |
ФИГЫЛЬ
Фигыльләрнең грамматик категорияләре
-
Барлык фигыльләргә дә хас булган категорияләр:
- барлык-юклык;
бара-бармый; бар-барма; барса-бармаса; баручы-бармаучы; баргач-бармагач; бару-бармау; барырга-бармаска;
- юнәлеш:
ю, юын, юыл, юыш, юдырт
-
Аерым фигыльләрдә генә булган категорияләр:
- төркемчә:
затланышлы фигыльләрдә;
- заман:
хикәя һәм сыйфат фигыльләрдә;
- зат-сан:
затланышлы фигыльләрдә
Фигыль юнәлешләре
Юнәлешләр
Кушымчалары
Мәгънәләре
Мисаллар
1. Төп
-
Эшне үтәүче үзе башкара
Укучы сөйли.
2. Кайтым
-ын/-ен/-н
Эш үтәүченең үзенә әйләнеп кайта яки эшне үзе өчен башкара.
Укучы киенә.
3. Төшем
-ыл/-ел/-л
Эшне үтәүче читтә. Аны кем тарафыннан? - дигән сорау куеп билгеләп була.
Хат языла.
4. Уртаклык
-ыш/-еш/-ш
Үтәүчеләр эшне бергәләп башкаралар яки үтәүче эштә ярдәмче буларак катнаша.
Балалар сөйләшә. Сеңлем идән юыша.
5. Йөкләтү
-дыр/-дер -гыз/-гез -т, -ар/-әр һ.б.
Үтәүче эш кушучы яки эшкә мәҗбүр итүче.
Укытучы шигырь сөйләтә.
ФИГЫЛЬ
ЗАТЛАНЫШЛЫ ФИГЫЛЬЛӘР
ЗАТЛАНЫШСЫЗ ФИГЫЛЬЛӘР
Боерык фигыль
Хикәя фигыль
Шарт фигыль
Сыйфат фигыль
Хәл фигыль
Исем фигыль
Инфинитив
Боерык фигыль |
эш кушуны, боеруны, үтенүне яки киңәш итүне белдерә
Нишлә? Нишләмә?
Грамматик категорияләре: барлык-юклыкта килә, 5 юнәлеш, зат-сан белән төрләнә
Җөмләдә хәбәр була
Хикәя фигыль |
Эш-хәл, хәрәкәтнең хәзерге, үткән, киләчәк заманда үтәлү-үтәлмәвен хикәяләү, хәбәр итү рәвешендә белдерә
Нишли? Нишләде? Нишләгән? Нишләр? Нишләячәк?
Грамматик категорияләре: барлык-юклыкта килә, 5 юнәлеш, заман, зат-сан белән төрләнә
Хәзерге заман (-а/-ә,-ый/-и): эш-хәл сөйләм вакытында (аерым очракларда сөйләм вакытына хәтле яки соңрак) үтәлә.
Үткән заман : - билгеле (-ды, -де; -ты/-те): сөйләүче үзе күреп белгән эш турында хәбәр итә;
-билгесез (-ган/-гән; -кан/-кән): сөйләүче үзе күрмәгән яки башкалардан ишетеп белгән вакыйгалар турында хәбәр итә.
Киләчәк заман : -билгеле ( -ачак/-әчәк; -ячак/-ячәк):эш-хәрәкәт турында анык һәм кискен рәвештә хәбәр итә;
-билгесез ( -ар/-әр; -ыр/-ер/-р): эш, хәл, хәрәкәтнең килчәктә булу яки булмавын ихтимал итү, уй йөртү рәвешендә хәбәр итә.
Җөмләдә хәбәр була
Шарт фигыль |
Икенче бер фигыль белән белдерелгән эшнең үтәлү-үтәлмәвенә шарт итеп куелган эшне белдерә.
Нишләсә? Нишләмәсә?
Грамматик категорияләре: барлык-юклыкта килә, 5 юнәлеш, зат-сан белән төрләнә
-са, -сә
Җөмләдә хәбәр була
Сыйфат фигыль |
Зат яки предметның эшен билге итеп белдерә.
Нинди? Ни эшләүче?Ни эшләгән?
Грамматик категорияләре: барлык-юклыкта килә, 5 юнәлеш, заман белән төрләнә
Хәзерге заман: гади формасы -учы, -үче;
тезмә формасы торган ярдәмче фигыле белән ясала.
Үткән заман : -ган/-гән; -кан/-кән.
Киләчәк заман -ачак/-әчәк; -ячак/-ячәк; -ар/-әр; -ыр/-ер/-р; -асы, -әсе, -ыйсы, -исе.
Җөмләдә аергыч була.
Исемләшкән сыйфат фигыль: ия, хәбәр, тәмамлык, хәл.
Хәл фигыль |
Эш-хәлнең үтәлү вакыты яки формасы буенча өстәмә эшен белдерә.
Нишләп? Нишләгәч? Нишләгәнче?
Грамматик категорияләре: барлык-юклыкта килә, 5 юнәлеш.
I төр: -ып/-еп/-п
II төр: -а, -ә, -ый, -и (кабатлаулы форма)
III төр: -гач/-гәч -кач/-кәч
IV төр: -ганчы/-гәнче -канчы/-кәнче
Җөмләдә хәл, хәбәр составында килә
Исем фигыль |
Эш, хәл һәм хәрәкәтнең исемен белдерә
Нишләү? Нишләмәү?
Грамматик категорияләре: барлык-юклыкта килә, 5 юнәлеш.
-у, -ү
Җөмләдә ия, хәбәр, аерчыч, тәмамлык, хәл
Инфинитив |
Эш яки хәлне максат яки тиеш булу мәгънәсендә белдерә
Нишләргә? Нишләмәскә?
Грамматик категорияләре: барлык-юклыкта килә, 5 юнәлеш.
-рга/-ргә; -ырга/-ергә; -арга/-әргә;-маска/-мәскә
Җөмләдә хәл, хәбәр составында килә