Конспект урока по татарскому языку по теме Сыйфат фигыль (7 класс)

Раздел Другое
Класс 7 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Сыйфат фигыль

(7нче сыйныфның татар төркемендә Сингапур методикасын кулланып үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе)

Максат: Сыйфат фигыль темасы буенча өйрәнгәннәрне искә төшерү,ныгыту,

белемнәрне системага салу; укучыларның сөйләм телен үстерү,

сыйфат фигыльне гамәли куллана белү күнекмәләре формалаштыру;

туган як, туган җиргә мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: интерактив такта, компьютер, терәк сүзләр язылган карточкалар,

дәреслек.

Дәрес барышы.

I.Оештыру.

Уңай психологик халәт тудыру.

Исәнмесез, балалар!

Хәерле көннәр сезгә!

Зиһен һәм тел ачкычлары

Телимен һәммәгезгә.

Хәерле булсын безнең дәресебез

Хәерле булсын безнең һәрбер эшебез!

-Укучылар, ә хәзер бер-берегез белән исәнләшегез.

-җилкәдәш иптәшегез белән;

-каршы як иптәшегез белән.

-Дәресебезне башлар өчен, безгә әлеге башваткычны чишәргә кирәк.

(Слайдта)

(С)

(Ы)

(Й)

(Ф)

(А)

(Т)

(И)

(Г)

(Ы)

(Л)

(Ь)

Горизонталь буенча: предметның билгесен белдерә, нинди? кайсы? сорауларына җавап бирә;

Вертикаль буенча: эш, хәл, хәрәкәтне белдерә, нишли? нишләде? нишләр?

сорауларына җавап бирә.

-Дөрес,укучылар, рәхмәт. Менә шушы 2 сүз төркеменең дә билгеләренә ия булган нинди фигыль төркемчәсе килеп чыкты? (Сыйфат фигыль) Димәк, дәресебезнең темасы нинди булыр инде? (Сыйфат фигыль) Дәресебезнең максаты- сыйфат фигыль темасы буенча өйрәнгәннәрне искә төшерү, ныгыту, сыйфат фигыльләрне сөйләмдә һәм язма эшләрдә дөрес һәм урынлы куллана белү күнекмәләре булдыру. Бүгенге дәреснең эпиграфы булып торган якташ шагыйрә һәм язучыбыз Флёра Тарханованың шигырь юлларына игътибар итик әле:

(Слайдта):

И туган як, син-җырымда,

Мәңге кайнар канымда,

Телгәләнгән йөрәгемдә,

Сагыш тулы җанымда.

Ф.Тарханова

-Шигырь нинди темага багышланган? (Туган як, туган җир турында)

-2 сүз калын хәрефләр белән язылган, ни өчен дип уйлыйсыз, укучылар?

(Чөнки алар сыйфат фигыльләр)

II. Белемнәрне актуальләштерү.

-Сыйфат фигыль нинди фигыль төркемчәсе: затланышлымы, әллә затланышсызмы? (Затланышсыз)

-Ул нәрсәләр белән төрләнә? (Заман белән төрләнә)

-Сыйфат фигыльнең нинди заманнары бар? (Үткән заман, киләчәк заман, хәзерге заман)

-Хәзерге заман сыйфат фигыльнең нинди формалары бар? (Гади һәм тезмә формалар)

-Үткән заман сыйфат фигыль нинди кушымчалар ярдәмендә ясала? ( -ган, -гән, -кан, -кән )

-Киләчәк заман сыйфат фигыльнең ничә төре бар? ( 3 төре бар)

- Сыйфат фигыль нинди сүз төркемен ачыклый? (Исемне)

- Сыйфат фигыльне рус телендә нәрсә дип өйрәнәсез? (Причастие)

-Рәхмәт, укучылар.

III. Төп өлеш.

1. -Укучылар, алдагы эшне без төркемләп эшләрбез. Моның өчен өстәлдәге ак кәгазь (А4 форматында) битләрен алып, анда сыйфат фигыль темасы буенча белгәннәребезне язабыз. Моның өчен сезгә 3 минут вакыт бирелә.

(МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР структурасы)

Конспект урока по татарскому языку по теме Сыйфат фигыль (7 класс)

Ә хәзер һәр өстәлдә дә 2нче номерлы укучы 3нче номерлы укучыга язганнарын укый ( 30 секунд);

-3нче номерлы укучы 4нче номерлы укучыга язганнарын укый ( 30 секунд);

-4нче номерлы укучы 1нче номерлы укучыга язганнарын укый ( 30 секунд);

-1нче номерлы укучы 2нче номерлы укучыга язганнарын укый ( 30 секунд);

(СИМАНТИНИУС РАУНД РОБИН структурасы)

Кычкырып укыйлар:

-1нче номерлы өстәлдәге 2нче номерлы укучы сыйфат фигыльнең билгеләмәсен укый;

-2нче номерлы өстәлдән Риназ сыйфат фигыльнең характеристикасын укый;

-1нче номерлы өстәлдәге 4нче номерлы укучы сыйфат фигыльгә мисаллар укый;

-2нче номерлы өстәлдән Эвелина сыйфат фигыльгә капма-каршы мисаллар укый.

-Укылганнар белән барыгыз да килешәсезме, укучылар? Төзәтүләр юкмы?

2. Дәреслек белән эш.

-Укучылар, хәзер дәфтәрләрне ачып числоны язабыз һәм дәреслектәге 160нчы күнегүнең 6нчы җөмләсендә бирелгән сыйфат фигыльне табып, аңа морфологик анализ ясыйбыз.

Җөмлә: Үзәннәрдә уелып калган

Кабатланмас эзләрем бар.

Туган җирем, әле сиңа

Әйтелмәгән сүзләрем бар.

(Бер укучы кабатланмас, икенче укучы әйтелмәгән сүзенә ясалган морфологик анализны укып чыга, калган укучылар үз эшләрен тикшерәләр)

3. Физкультминут.

(МИКС ПЭА ШЭА структурасы)

4. -Ял итеп алдык, укучылар, ә хәзер эшебезне дәвам итәбез. Сезнең өстәлләрдә сары төстә карточкалар бар, анда терәк сүзләр-сүзтезмәләр язылган. (Терәк сүзләр һәр төркемдә төрлечә) Шул терәк сүзләрне кулланып, бер хикәя төзергә кирәк булыр. Сүзтезмәләрдән аңлашылганча, хикәяләр туган як, безнең Чистай шәһәре турында булачак.Хикәягә исем дә бирергә онытмагыз.

Укучылар язган хикәяләрен кычкырып укыйлар.

-Әйе, укучылар, дәрес башында укылган эпиграфта әйтелгәнчә, туган як-туган тел, әти-әни кебек иң изге, иң кадерле җир. Ул һәрберебезнең уенда, җырында, канында.

IV. Йомгаклау.

-Укучылар, без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләштек? ( Сыйфат фигыль турында) Нәрсәләр эшләдек? (Сорауларга җавап бирдек, морфологик анализ ясадык, хикәя төзедек) Куйган максатларыбызга ирештекме? (Ирештек)

V. Өй эше.

I вариант. Туган як, туган җир турында сыйфат фигыльләр кулланып, 1-2 строфадан торган шигырь юллары язып карарга.

II вариант. Матур әдәбияттан сыйфат фигыльләр кергән шигырь юлларын язып алырга.

Билгеләр кую.






Тема: Сыйфат фигыль

(7нче сыйныф, татар төркеме)





Укытучы: Сунгатуллина Н.М., татар теле

Һәм әдәбияты укытучысы





© 2010-2022