- Преподавателю
- Другое
- Урок по татарскому языку Кая? соравы һәм аңа җавап формасы (2 класс русскоязычная группа)
Урок по татарскому языку Кая? соравы һәм аңа җавап формасы (2 класс русскоязычная группа)
Раздел | Другое |
Класс | 2 класс |
Тип | Конспекты |
Автор | Мухаметова Э.И. |
Дата | 24.11.2015 |
Формат | docx |
Изображения | Нет |
"8 нче гомуми белем бирү мәктәбе"
Муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
Ачык дәрес
2 нче сыйныф рус төркеме татар теле
Тема: Кая? соравы һәм аңа җавап формасы
I кв. категорияле
татар теле укытучысы
Мөхәммәтова Эльза Илгиз кызы
Яр Чаллы
2015
Татар теле 2 нче сыйныф
Тема: Кая? соравы -га/-гә; -ка/-кә кушымчалары. 2 класс
Максат: 1. Белем бирү максаты: Кая? соравы -га/-гә; -ка/-кә кушымчаларының җөмлә төзелешендә тоткан урыны, сөйләмдә дөрес куллана белү күнекмәләре булдыру.
2. Фикер сәләтен үстерү максаты: укучыларның логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын һәм танып-белүне үстерүгә ярдәм итү. Күнегүләр ярдәмендә белемнәрне камилләштерү, дөрес җөмләләр төзү күнекмәләрен булдыру
3. Тәрбияви максат: аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру.
Җиһазлау: компьютер, проектор, экран, тема буенча мультимедиа презентация, кагыйдәләр, схемалар, карточкалар, рәсемнәр, татар теле дәреслеге.
Дәреслек: Р.З. Хәйдәрова, Н.Г. Галиева, Г.М. Әхмәтҗәнова Күңелле татар теле. Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 2 нче сыйныфы өчен дәреслек (рус балалары өчен). Казан, "Татармультфильм" нәшрияты, 2013.
Дәрес барышы
I. Оештыру.
1. Исәнләшү.
Укытучы: Исәнмесез, хәерле көн, укучылар, кунаклар!
(Исәнмесез, хәерле көн!)
Укытучы: Укучылар, игътибар итегез әле, бүген көн нинди матур! Без дә бер-беребезгә матур итеп елмаеп, дәресебезне башлыйк! (Укучылар бер-берсенә карап елмаялар)
-
Укучылар, безгә дәрескә бүген тагын Аю дус килде. Сезгә төрле биремнәр алып килде.
II. Актуальләштерү.
-
Өй эшен тикшерү.
Син кайда яшисең? (2, 3 бала укый)
Мин Мамадышта яшим.
Мин Чистайда яшим.
Мин Әлмәттә яшим.
Мин Бөгелмәдә яшим.
Укытучы: Кайчан -да/-дә, -та/-тә аффиксларын кулланабыз. Алар кайчан кулланылалар?
-.......
- У нашего "Солнышка" открылись лучики с аффиксами -да/-дә, -та/-тә
Яңа тема
-
Сүзләрне укыгыз һәм тәрҗемә итегез.
Стадион
Парк
Өй
мәктәп
-
Беренче баганадагы сүзләр нинди сорауга җавап бирәләр?
(Нәрсә?)
Җөмләләрне укыйбыз:
Дима стадионга бара.
Ләйсән өйгә бара.
Укучылар мәктәпкә бара.
Балалар паркка бара.
-
Сравнивая с доски найдите похожие слова. Рабатаем в группах. Соңыннан тикшерү.
-
Икенче баганадагы сүзләр нинди сорауга җавап бирәләр?
(Кая?)
-
Ребята, как вы думаете сегодня на какой вопрос будем отвечать? Какая тема будет на уроке?
(Будем отвечать на вопрос кая? И соединять окончания к словам)
(Узнать правописание окончаний в словах)
-
Что общего в этих словах?
(Одинаковая основа) (Тамырлары бертөрле).
-
Найдите основу слов и обозначьте. (Сүзләрнең тамырын табыгыз).
-
Ә нәрсә өстәлде? Что добавилось?
(Кушымчалар).
-
Нинди кушымчалар?
(-га/-гә, -ка/-кә кушымчалары).
-
Меняют ли эти окончания смысл слов?
(Нет. Не меняют)
-
Что они обозначают?
(куда-то направляется)
- У нашего "Солнышка" открылись лучики с аффиксами -га/-гә, -ка/-кә
-
Аю дус алып килгән биремнәрне үтибез. Матур конвертта җөмләләр язылган, нокталар урынына -га/-гә, -ка/-кә кушымчаларын ялгагыз. (Вставьте нужные окончания)
(Работа в парах)
Катя өй... бара.
Оля бәйрәм... бара.
Витя мәктәп... бара.
Дима стадион... бара.
Әни кибет... бара.
Саша парк... бара.
Биремне тикшерәбез.
-
Балалар, бу кушымчалар ни өчен кирәк? (для чего нужны эти окончания)
-
Ребята, подумайте и скажите друг-другу. Работаем в парах с партнёром по плечу. Каждому по 10 секунд
-
Для чего нужны эти окончания?
Фронтально сорарга. ( Для связи слов) (Сүзләрне бер-берсенә бәйләү өчен.)
ФИЗМИНУТКА
Аю дус белән сүзләр әйтәбез. Аффиксларны үзегез өстисез. -га/-гә - чүгәлисез, -ка/-кә - сикерәсез .
Дәфтәрләрне ачабыз. 2 юл калдырып числоны язабыз. Матур, төз утырабыз.
-
Матур конвертны ачабыз. Рәсемнәр
-
А теперь каждый составит предложения по рисунку из двух реплик используя вопрос
кая? и запишет в тетради.
-
Сейчас читайте свой диалог.
( -Син кая барасың?
-Мин стадионга барам.)
Слайд №8 (шәһәрләр)
-
Балалар, сезнең алдыгызда 4 шәһәр. Башта сайлагыз. Сез бу шәһәрләргә кунакка барасыз ди. Сез әйтергә тиеш сез кая барасыз?
-
Спрашивайте друг у друга куда он едет?
-
(Саша, син кая барасың?)
(Мин Мамадышка барам.)
-
Рәхмәт. Урыннарыгызга утырыгыз.
III. Рефлексия.
-
Балалар бүгенге дәрестә нинди сорауга җавап бирдек?
(Кая? соравына)
- Кая? соравына җавап биргән сүзләргә нинди кушымчалар ялгана?
(-га/-гә, -ка/-кә кушымчалары)
-
Кайчан -га/-гә кушымчалары ялгана?
(После звонких согласных -га/гә).
(После гласных -га/-гә)
-
Кайчан -ка/-кә кушымчалары ялгана?
(После глухих согласных -ка/кә)
-
Для чего нужны эти окончания?
( Для связи слов) (Сүзләрне бер-берсенә бәйләү өчен.)
-
Что обозначают эти окончания?
(Куда-то идет, направляется)
Өй эше.
-
Өй эше бит 30, 6нчы күнегү.
Билгеләр кую.
Укучылар, өстәлдән смайликларыгызны алыгыз һәм үзегезгә билге куегыз.
Сезгә зур уңышлар телим. Дәрес бетте, сау булыгыз.