Эссе на тему Мин - мөгаллим

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Мин-мөгаллим.

Язучы да үзең, артист, оратор да

Биюче дә, тагын әллә кем...

Нинди генә талант юк бит синдә,

Ләкин гади бит син, мөгаллим.

Мөгаллимнәр... Әйе, чыннан да, нинди генә талант ияләре юк безнең укытучыларыбыз арасында. Хикәя-шигырь язу дисеңме, сәхнәдә сандугачтай җыр сузу дисеңме, күбәләктәй бөтерелеп бию дисеңме? Барсын да булдыра мөгаллимнәребез. Ә үзләре шуңа карамастан, гап-гади булып кала беләләр...

Мин дә мөгаллим бит. Үзеңне мактап сөйләү тыйнаклылыкка керми анысы. Беләм. Ләкин сезгә үзем турында миннән дә яхшырак кем сөйләп бирер соң? Шигырь-хикәяләр язам (хикәямә кертелгән шигъри юллар үземнең иҗат җимеше), сәхнәгә чыгып җыр да сузгалыйм, киңәшмә-җыелышларда сүз дә тота беләм. Күбәләктәй бөтерелеп бии белмәсәм дә, кеше биегәндә карап тормыйм. Укытучы булу өчен бу сыйфатлар булу гына җитми, диярсез. Сез хаклы. Балаларны чын йөрәктән ярату, алар белән эшләү теләге алып килде мине мәктәп бусагасына. Һәр баланың үз дөньясы, үз уй-кичерешләре, үз иделлары... Мин моны бик яхшы аңлыйм. Бер-берсенә охшаган сабыйлар юк. Һәрбер бала-кабатланмас шәхес. Менә хәзер дә ул мөлдерәп торган күзләрен миңа текәгән. Мин хакыйкатьне бик яхшы аңлыйм: мин аңа ныклы белем бирергә; кирәк булса, ярдәм кулымны сузарга; аны үз баламдай якын итәргә тиеш. Ә алай булмаса, мәктәптә эшләвемнең кирәге юк. Көч-көдрәтемне кызганмыйча, аларның алдагы тормышы өчен җаваплылык сизеп тәрбиялим балаларымны. Бу, билгеле, миннән зур сабырлык, бетмәс-төкәнмәс энергия таләп итә.

25 ел мәктәптә эшләү дәверендә меңгә якын егет-кызларны олы тормыш юлына озаттым. Алардан килгән рәхмәт сүзләре минем өчен иң олы бүләк.

Рәхмәт сезгә ныклы белем биргән өчен,

Рәхмәт сезгә ярдәм кулың сузган өчен,

Рәхмәт сезгә безне якын иткән өчен,

Рәхмәт сезгә барсы-барсы өчен.

Шушы эссены язган вакытта мин яңа хисләр кичердем, күңелем нечкәреп, яңа шигъри юллар хасил булды. Хәзер мин аларны сезнең хөкемгә, сезнең игътибарыгызга сезгә тәкъдим итәм.

Мөгаллимгә.

Белем орлыкларын чәчәсең син

Армый-талмый гыйлем кырында.

Кызганмыйсың көчең һәм көдрәтең

Максатыңа бару юлында.

Ә максатың изге,изге синең-

Лаек алмаш илгә үстерү.

Белемен дә, холык-фигылен дә укучыңның

Заман таләбенә җиткерү.

Ә орлыклар шыта акрын гына,

Таләп итеп синнән сабырлык.

Ә анысы синдә, мөгаллимем,

Бөтен бер җиһанга җитәрлек.

Түбән Камам гөрләп алга бара,

Калка анда яңа заводлар.

Үсә безнең кызлар-егетләр дә,

Алар ясый хәзер ачышлар.

© 2010-2022