Конспект занятия по обучению детей татарскому языку Уйный-уйный эшлибез

Раздел Дошкольное образование
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Конспект занятия по обучению детей татарскому языку Уйный-уйный эшлибез

Конспект: «Уйный-уйный эшлибез»

Зурлар төркемендә рус телле балаларны татар теленә өйрәтү буенча яңа уку-методик комплекты ярдәмендә бердәм белем бирү эшчәнлеге.

Максат: Мөстәкыйль фикер йөртергә, җавап бирергә күнектерү, балада үзенең сөйләменә карата кызыксыну һәм сизгерлек уяту.

Информацион-коммуникатив технологияләр, уен-ситуацияләр, күргәзмәлелек кулланып тел өйрәтүне дәвам итү

Тәрбия бурычы: күмәкләп эшләү, дөрес сөйләмгә омтылыш тәрбияләү.

Үстерү бурычы: предметны караганда төс, зурлыгын аңлату, күзаллауны үстерү, пөхтәлек күнекмәләрен ныгыту.

Белем бирү бурычы: өйрәнгәннәрне рәсемдәге сурәтләр белән тәңгәл китерә белергә, логик фикер йөртергә, предметны сурәтләгәндә сыйфатларны исемнәр белән яраклаштыра белергә өйрәтүне дәвам итү.

Методик алымнар һәм чаралар: уен, продуктив эшчәнлек, сөенеч мизгеле, танып белү, сорау-җавап, нәфис сүз, мактау, .

Җиһазлау:

- бер зур, дүрт кечкенə төрле төстəге кəрзин,

- һəр балага җитəрлек муляжлар: кишер, кыяр, суган, кəбестə, бəрəңге;

- «серле янчык», яшелчәләр сурәтләнгән медальоннар,

- күрсəтмə рəсемнəр: бер кəбестə - ун кəбестə,

- аудиоязма 8-11.

- пиктограммалар

Сүзлек өстендә эш:кəбестə, нинди?

Алдан үткәрелгән эш: фигыльләрне кабатлау, муляжлар (кишер, кыяр, суган, кəбестə, бəрəңге) белән уйнау.

Эшчәнлек төзелеше:

1. Оештыру

2. Кунак каршылау

3. Дидактик уен «Серле янчык»

4. Яңа сүз өйрәнү. Уен «Әйе, юк»

5. «Ватык телефон» сүзле уены

6. Җырлы-биюле уен «Бар матур бакча»

7. Дидактик уен«Яшелчэ жыю» уены

8. Жырлы-сузле уен

7. Сүзле уен «Нəрсə, нинди, ничə?»

8. Пиктограммалар белэн эш.

10. Йомгаклау.

Эшчәнлек барышы:

Тәрбияче: Исәнмесез, балалар!

Балалар: Исәнмесез!

Тәрбияче: Хәлләрегез ничек?

Балалар: Әйбәт, рәхмәт.

Ишек шакыган тавыш ишетелэ.

Тәрбияче: К нам приехали гости. Кто же они?

Балалар: Мияу и Акбай.

Тәрбияче: Ребята, давайте вместе поздороваемся с ними и спросим как у них дела.

Бергә: Исәнме, Мияу. Исәнме, Акбай.

Мияу белəн Акбай төрле зурлыктагы кишер, суган, бəрəңге, кəбестə муляжлары тутырылган янчык күтəреп керəлəр.

Аудио (9 нчы кисəк)

Мияу, Акбай: Исəнмесез, балалар.

Балалар: Хəллəрегез ничек?

Мияу, Акбай: Əйбəт.

(Дидактик уен «Серле янчык»)

Тəрбияче: Мияу и Акбай принесли таинственный мешочек. Хотите узнать, что в нем?

Балалар: Да.

Тəрбияче: Давайте поиграем в игру «Серле янчык» и узнаем что там.Нужно узнать наощупь, что у них в мешочке.

Балалар янчыктагы яшелчəлəрне капшап карыйлар, исемнəрен əйтəлəр.

Тəрбияче: Молодцы, ребята.

Яңа сүз өйрәнү. Уен «Әйе, юк»

Акбай: Бу кишер?

Мияу: Юк.

Акбай: Бу суган?

Мияу: Юк.

Акбай: Бу кəбестə?

Мияу: Əйе, кəбестə.

Тəрбияче: Ребята, это что?

Балалар: Кәбестә.

Тəрбияче: Да, ребята, это кәбестә. Капуста. Давайте вместе повторим, кә-бес-тә. Скажем шёпотом. Скажем громче. Повтори, Руслан.

Тəрбияче: Балалар, кәбестә нинди?

«Кəбестə», «зур кəбестə», «кечкенə кəбестə», «тəмле кəбестə» сүзтезмəлəрен кулланып «Ватык телефон» сүзле уенын уйнау

Балалар: «зур кəбестə»,

«кечкенə кəбестə»,

«тəмле кəбестə»,

«чиста кəбестə»,

«пычрак кәбестә»

Тәрбияче: Давайте, отдохнем. Возьмите медальончики, вставайте в круг, споем песню «Бар матур бакча».

Җырлы-биюле уен. «Бар матур бакча». Балалар түгəрəктə җырлап йөрилəр, сүзлəргə туры килгəн хəрəкəтлəрне күрсəтəлəр. Чакырылган персонаж уртага чыгып бии, балалар кул чабалар. Соңыннан ике бала «капка» ясап басалар, калганнары бер-бер артлы «капкадан» чыгып урыннарына утыралар.

Ребята , про что мы спели песню ? Хозяева этого огорода пожилые люди . Они попросили помочь им собрать урожай .Поможем им? Булышабызмы эби белэн бабайга?

-Эйе.

«Яшелчэ жыю» уены

Hэрбер бала бакчага барып узе телэгэн яшелчэне ала.

- Настя, бу нэрсэ?

Сузле уен.

А сейчас каждый сочините песенку про свой овощ.

Бу нэрсэ? Бу нэрсэ?

Бу кыяр, бу кыяр

Эйе, эйе бу кыяр

Зур кыяр, тэмле кыяр.

Тәрбияче: Ребята, Акбай хочет с нами поиграть еще в одну игру. Поиграем?

Балалар: Да.

Сүзле уен «Нəрсə, нинди, ничə?». Акбай кəрзиннəн бер (ике - ун) кəбестə алып күрсəтə.

Акбай: Бу нəрсə?

Бала: Кəбестə.

Акбай: Кəбестə нинди?

Бала: Кəбестə зур (кечкенə, тəмле)

Акбай: Ничə кəбестə?

Бала: Бер кəбестə (1 дəн 10 га кадəр)

Уен ситуациясе «Акбай ничэ яшелчэ устергэн?». Эшчəнлек интерактив тактада оештырыла.

Аудио (10 нчы кисəк)

Тəрбияче: Я назову количество овощей, а вы найдите рисунок, покажите, назовите.

Мияу: Бер кəбестə.

Вероника күрсəтə, əйтə: Бер кəбестə.

Мияу: Өч кəбестə.

Милена күрсəтə һəм əйтə: Өч кəбестə.

Эшчəнлек башка балалар белəн дә кабатлана.

Тəрбияче: Ребята , сейчас поиграем в игру «Составь предложение» Я вам буду показывать пиктограммы, а вы составите предложения.

Тəрбияче: Ребята, что нового мы сегодня с вами узнали? А кого вы научите этому слову? Вам понравилось наше занятие? Нам пора прошаться. Сау булыгыз, балалар.

Балалар: Сау булыгыз.


© 2010-2022