- Преподавателю
- Начальные классы
- Исследовательская работа
Исследовательская работа
Раздел | Начальные классы |
Класс | - |
Тип | Презентации |
Автор | Сагдиева Х.К. |
Дата | 08.02.2014 |
Формат | docx |
Изображения | Есть |
Фәнни-эзләнү эше
Тема: "Бүлмә гөлләре". .
Башкарды: Арча районы Казиле башлангыч мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Арсаева Чулпан Тамир кызы
Фәнни җитәкчесе:Арча районы Казиле башлангыч мәктәбенең 1 категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы Сәгъдиева Халисә Камил кызы.
2013 ел
- Сабын суы әзерләдем. Шул су белән яфракларын йомшак салфетка ярдәмендә сөрттем.
- Календула төннәтмәсен дә сибеп карадым..
Эчтәлек
- Кереш
- Гөлләрнең кеше тормышында әһәмияте
- Булмә гөлләренең төрләре
- Гөлләрнең дәвалау үзлеге
- Гөлләрне тәрбияләү
Эшемнең төп максаты: кеше тормышында гөлләрнең әһәмиятле булуын дәлилләү. Тикшерү объекты: гөлләр. Тикшерү методлары: иҗади эзләнү;тәҗрибә ясау. Бурычлар: гөлләр турында төрле чыганаклардан белешмә алу; тәҗрибә туплау; гөлләр турында башкаларның фикерләрен тыңлау. 1 Кереш Табигатьтә терек һәм терек булмаган предметлар үзара бик нык бәйләнештә тора. Мәсәлән, терек табигатькә кергән бүлмә гөлләрен генә алыйк. Аларның нинди төрләре генә юк! Гөлләрне кем генә яратмый икән? Шәхсән, мин үзем гөлләрне бик нык яратам һәм аларга карап сокланам. Якыннарымның туган көненә дә күбрәк үзем үстергән гөлләрне бүләк итәргә тырышам. Шуңа күрә дә мин бүлмә гөлләре турында күбрәк белергә, эзләнергә телим. 2 Гөлләрнең әһәмияте Әнием һәм мине укыткан укытучым әйтә: "Бүлмә гөлләре һаваны гына чистартып калмый, ә өй өчен энергия белән баета, яхшы кәеф бирә, күңелләрне күтәрә һәм матди уңыш та китерә"-диләр. Һәм мин чыннан да уйлана һәм кызыксына башладым. Хәтта, күз алдыма берничә сорау да килеп басты: -Аларның нинди төрләре була? -Корымас өчен нишләргә? -Аларны үстерү өчен нинди җайланмалар кирәк?
3Бүлмә гөлләренең төрләре
яфраклы үрмәле чәчәкле 4Гөлләрнең дәвалау үзлеге
Чыннан да, гөлләр нинди дәвалау үзлегенә ия соң? Кешеләргә нинди файда китерә? Мәсәлән, яран гөле-колак сызлавын ала. Коланхоэ-теш сызлавын, тамак авыруыннан файдалы. Алоэ гөле- төрле үлекле җәрәхәтләрне дәвалый. Алтын мыек гөлен-буыннар сызлаганда кулланалар. Димәк, бу гөлләр аптекадагы даруларны алыштыралар. коланхоэ яран гөле алоэ гөле
5 Гөлләрне тәрбияләү
Бездә үсә торган бүлмә гөлләре-җылы як үсемлекләре. Кайберләренең ватаны-дымлы тропик урманнар, ә икенчеләренең-сусыз чүлләр. Алар анда рәхәтләнеп табигать кочагында үсәләр. Бүлмә гөлләре һәрвакыт гөрләп үссен өчен, аларны дөрес утыртырга һәм белеп тәрбияләргә кирәк. а) бүлмә гөлләренең күбесен яктыга куярга кирәк; б) гөлнең туфрагы һәрвакыт җиңелчә дымлы булырга тиеш; в) җылымса су сибәргә кирәк; г) гадәттә бүлмә гөлләренә суны җәй айларында көн саен яки көн аралаш, кыш көне-сирәгрәк сибәләр; д) туфрак чәчрәп сибелмәсен өчен, су сипкечне чүлмәк өстендә бик биек тотмаска кирәк; е) су сипкәннән соң, туфрак бераз кипкәч, аны кечкенә таяк ярдәмендә йомшарталар. Тамырларга зыян салмас өчен, туфракны чүлмәк кырыйлатып, өстән-өстән генә йомшартырга кирәк.
- Гөлләрне төрле авырулардан ничек сакларга?
- Сабын суы әзерләдем. Шул су белән яфракларын йомшак салфетка ярдәмендә сөрттем.
- Календула төннәтмәсен дә сибеп карадым..
7 Тест Кышкы каникул чорында мин дус-ишләрем арасында гөлләр турында тест үткәрдем.
- Гөлләр минем өчен нәрсә ул?
1нче тәҗрибә: Мәсәлән, картайган гөлнең яфрагын өзеп алып, сулы стаканга салып куйсаң, ул озакламый тамыр җибәрә. Һәм шул тамырланган ботакны уңдырышлы туфракка утыртсаң, бик тиз тамыр җибәреп үсеп китә. Ә гөлнең яфрагын өзеп, турыдан-туры балчыкка утыртсаң, көтелгән уңыш уңай нәтиҗә бирмәскә дә мөмкин. Шулай итеп, гөлне суда тамырландыру-бик яхшы ысул.
2 нче тәҗрибә: Мәсәлән, орлыкны һәм гөл бүлбесен генә алыйк. Орлыкны туфракка чәчәсең һәм бик озак вакыттан соң гына тишелергә мөмкин, яки бөтенләй тишелми. Ә бүлбедән үсеш алган гөл тизрәк төп бикли һәм яхшырак үсеш ала. Нәтиҗәдә, бүлбе-ышанычлырак.
9 Гөлләр матурлык чыганагы
Йомгаклау.
Кадерле дусларым! Гөлләрне яратыгыз, тәрәзә төбе тутырып матур гөлләр үстерегез, аларның матур чәчәкләрен карап кешенең күзләре иркәләнсен, күңелләрен баетсын, аларга карап соклансыннар. Гөлләр яраткан кешенең күңелендә бервакытта да начарлык булмый, гел яхшылык, изгелек кенә чәчәк ата. Файдаланган әдәбият 1.Ирек мәйданы №2,2013 ел 2.Электрон челтәр