Урок + презентация по татарскому языку для 2 класса «Тамырдаш сүзләрне табу тәртибе»

Раздел Начальные классы
Класс 2 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат zip
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тамырдаш сүзләрне

табу тәртибе.

( "Белем бирүдә проект эшчәнлеге" буенча

2 класста татар теленнән дәрес эшкәртмәсе)

Юнусова Гөлназ, Актаныш районы Иске Балтач башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең

2 квалификацион категорияле башлангыч класс укытучысы

Тема. Тамырдаш сүзләрне табу тәртибе.

Максат. "Тамырдаш сүзләр" темасын кабатлау барышында тамырдаш сүзләрне табу тәртибен ныгыту , белемнәрне системалаштыру ;укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү һәм иҗади фикер йөртергә өйрәтү; бер-беренә карата игътибарлылык һәм хезмәткә карата мәхәббәт тәрбияләү.

Дәрес төре: ныгыту.

Җиһазлау. Компьютер, интерактив такта, шәхси биремле карточкалар , слайдлар,дәреслек(З.И. Җамалетдинова . " Татар теле", 2 класс. Казан: Мәгариф, 2008).

Дәрес барышы.

1.Мотивлаштыру -ориентлаштыру.

1)Уңай психологик халәт булдыру.

2 нче слайд.

-Саумы ,кояш, саумы ,көн!

Дусларым , хәерле көн!

-Хәерле көн ,һәммәгезгә дә!

-Уе изге баласына

Булышыр табигать тә.

Эшкә тотыныйк , дусларым,

Хуш , хәерле сәгатьтә.

2)Өй эшләре турында фикер алышу.

а)-Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай да бит болай дип язып калдырган:

3 нче слайд.

И сабыйлар , эшләгез сез,

Иң мөкатдәс нәрсә - эш.

Эш агачы һәрвакытта

Бик юмарт китерер җимеш.

(Мөкатдәс сүзенә аңлатма бирү.)

-Бу шигырь нәрсә турында?

-Эшнең агачы да була мени? Ул ничек җимешләр бирә соң?

-Ә сезнең төп эшегез нинди? (Тырышып уку.)

-Сезнең эшегезнең җимешләре нәрсә? (Белем.)

-Ә без аны ничек бәялибез?(Билгеләр.)

-Әйе, бик тырышып укыганда гына яхшы билгеләр алып була. Бүгенге җимешләребезне кәрзингә салып барырбыз.Кемнең агачы яхшы уңыш бирер икән.

б)"Бакчачылар уены" . Һәр балага бер "үсенте" - бер тамыр сүз бирелгән. Һәркем үз "агачын" утыртып үстереп килергә тиеш. (Агач ботакланып үссен өчен һәркем үз тамырыннан яңа сүзләр ясый белергә тиеш. Кем күбрәк сүз ясый , аның агачы озын һәм күп ботаклы була - ул "Оста бакчачы" .)

Тактага "юл" тамырыннан үстерелгән агач "утыртылган".Балалар үз агачларын аның янына"утырталар".

-Менә , балалар, нинди матур бакча килеп чыкты.Барыгыз да булдыргансыз .Май ае җиткәч бакчаларыгызга да җимеш агачлары утыртырсыз. Аларны тәрбияләп , су сибеп , төпләрен йомшартып торсагыз , алар сезне үзләренең тәмле җимешләре белән сыйларлар.

в)Матур язу.

-Эш сүзе нинди аваздан башлана?Нинди хәрефләр белән тамгалыйбыз?

4 нче слайд.

5 нче слайд.

6 нчы слайд.

эээ э е (тоташтыруга игътибар итәргә)

эш эш ч е эш ләр

г)Сүзлек диктанты: төшеп калган хәрефләрне куеп язарга.

7 нче слайд.

Диктантны парларда тикшерү , бәяләү.

8 нче слайд. (Дөрес язылышын тикшерү өчен сүзләр бирелә.)

3)Уку мәсьәләсен кую.

  • Эш эшче эшләр Бу сүзләр турында нәрсә әйтә аласыз?(Эш- тамыр сүз; эшче - тамырдаш сүз , сүз ясагыч кушымча ялганган , лексик мәгънәсе үзгәргән; эшләр - сүз төрләндергеч кушымча ялганган ; эш , эшләр - тамырдаш сүзләр.)

  • Ә ничек белдек? 9 нчы слайд.

  • Сүзне укыдык.

  • Лексик мәгънәсен ачыкладык.

  • Тамырларын таптык.

  • Кушымчаны таптык; төрләндергеч яисә ясагыч кушымча икәнен ачыкладык.

  • Тамырдаш сүзләрне кабат укып чыктык.

(Бу алгоритм агачлар беркетелгән плакатка язылган була.)

-Димәк, без бүген нәрсә эшләрбез? (Тамырдаш сүзләрне табу тәртибен ныгытырбыз.)

2.Уку мәсьәләсен адымлап чишү.

а) -Балалар , алдагы дәресләрдә сез әти-әниләрегез һәм минем белән берлектә зур эш башкардыгыз: тамырдаш сүзләргә карата проект эшләре - тренажерлар әзерләгән идегез. Хәзер шуларны тәкъдим итәбез.

(Һәр укучы үз эшен тәкъдим итә , тикшерә , укытучы җитәкчелегендә билге куя.)

1-нче укучы. Мин - Ләйсән. 2-нче сыйныфта укыйм.Сезнең игътибарыгызга "Тамырдаш сүзләр" темасы буенча белемнәрне ныгыту өчен

тренажер тәкъдим итәм. Хәзер мин сүзләрне укыйм , игътибар белән тыңлагыз һәм тамырдаш сүзләрне табыгыз. Уңышлар телим.

10 нчы слайд.

Балалар тамырдаш сүзләрне табып дәфтәрләренә язалар. Ләйсән дөреслеген тикшерә һәм билгеләр куя.

2-нче укучы. Тамырдаш сүзләрне табу , бер тамырдан булган сүзләрне туплый белүне ныгыту өчен "Тамырдаш сүзләрне табу" уены.

Хәзер мин 4 тамырдан ясалган сүзләр язылган карточкалар таратам.Мин бер тамыр сүз куям , ә сез шул сүзгә тамырдаш булган сүзләрне табып чиратлап беркетә барасыз . Кемнең кулында карточка кала - ул җиңелгән була.

11 нче слайд.

ФИЗМИНУТКА (12 нче слайд.)

3-нче укучы. Сүзләрне укыгыз.Бу сүзләргә кушымчалар ялгап , тамырдаш сүзләр ясап языгыз. Сүзләрнең тамыр һәм кушымчаларын билгеләгез.

13 нче слайд

4-нче укучы. Бирелгән сүзләр арасыннан тамырдаш сүзләрне генә сайлап алып буярга кирәк.

14 нче слайд.

15 нче слайд.

- Булдырдыгыз , балалар.Биремнәр ошадымы? Кемнеке ныграк ошады? Ни өчен? Бу турыда өйгә кайткач яхшылап уйларсыз? Ә хәзер дәресебезне дәвам итәбез.

б) Дәреслек белән эш. 249 -нчы күнегү.

в) Сүзлек эше: өлгер , моңлы.(Орфограммаларны таптыру , мисаллар уйлату.)

г) Модельләштерү.

-Дәрестә өйрәнгәнне модельләштерү.

3. Рефлексив бәяләү.

1) Рефлексив кабатлау.

- Нәрсә эшләдек , ничек эшләдек ?

2) 251 -нче күнегү, өйгә кайткач әти-әниләрегезгә сөйләгез , иптәшләрегезнең эшенә бәя бирергә әзерләнегез.



© 2010-2022