Проектная работа Конкурс Шәҗәрә

Раздел Классному руководителю
Класс 4 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:


Проектная работа Конкурс ШәҗәрәПроектная работа Конкурс ШәҗәрәПроектная работа Конкурс ШәҗәрәПроектная работа Конкурс ШәҗәрәПроектная работа Конкурс ШәҗәрәПроектная работа Конкурс ШәҗәрәПроектная работа Конкурс ШәҗәрәПроектная работа Конкурс ШәҗәрәПроектная работа Конкурс ШәҗәрәПроектная работа Конкурс ШәҗәрәПроектная работа Конкурс ШәҗәрәПроектная работа Конкурс Шәҗәрә

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

САРМАН МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ МБББУ "ИКЕНЧЕ САНЛЫ ҖӘЛИЛ УРТА ГОМУМБЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ"











Горурланам мин үземнең нәсел белән



7-в сыйныфы укучысы

Зиннәтуллин Рамиснең

эзләнү-тикшеренү эше





Фәнни җитәкче: татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Борһанова А.С.

Фәрхетдинова Т.Ф.







2015





ЭЧТӘЛЕК

I. Кереш өлеш.

1.Буыннарны бәйләп торган нәсел җебем өзелмәсен!

II. Төп өлеш.

1. Нәсел тамырларын буыннан - буынга белеп, нәсел шәҗәрәсен төзү.

2.Хезмәт һәм Бөек Ватан сугышы ветераны булган бабам- Нәкыйп Борһанов тормышы белән якыннан танышу.

III. Йомгаклау.

IV. Әдәбият исемлеге.















Кереш

Минем эзләнү - тикшерү эшемнең исеме "Горурланам мин үземнең нәсел белән". Максатыма ирешер өчен күп эзләнергә, сорашырга, нәселебезне тикшерергә туры килде. Эзләнгән, сорашкан саен яңа һәм кызыклы мәгълүматларга юлыктым.Ул мәгълүматлар әле тикшерүне көтәләр. Шуңа күрә әле мин бу эшемне дәвам итәргә, бабамның сугышчан тормыш юлы турында архив материаллары белән танышырга, өченче һәм дүртенче буын бабаларым тормышы һәм нәселебездәге башка күренекле кешеләр турында да материаллар тупларга теләдем. Мин җиде буынга кадәр нәселебезне бик яхшы белергә кирәк, дигән нәтиҗәгә килдем.Чөнки нәселебездә булган гүзәл холыклы, тырыш, белемле, иманлы шәхесләр безгә үрнәк булып тора. Без дә алар белән горурланабыз. Аларны хөрмәт итәбез. Бу эшне әле алга таба дәвам итәргә, тагын да камилләштерергә кирәк, дигән фикердә калам.

Гөнаһсызга җиргә кан-яшь түгелмәсен,

Буыннарны бәйләп торган нәсел җебем өзелмәсен!

Төп өлеш

Үзенең үткәненә һәм тарихына хөрмәт белән караганның гына киләчәге бар. Шәҗәрә - нәсел агачы, бабаларыңның әллә ничә буынга кадәр исемнәрен, дөньядан китү тәртипләрен белү дигән сүз. Нәсел тамырларын буыннан - буынга белеп, нәсел шәҗәрәсен төзү гадәти күренеш булган. Шәҗәрә аркылы халык ата - бабаларының дәвамчысы булуына төшенгән. Һәрбер кеше 7 буынга кадәр әтисе, әнисе ягыннан булган бабаларының исемнәрен тәртибе белән белеп калырга тиеш. Шәҗәрәңне, нәсел агачыңны белү, эзләү - барыбызның да изге бурычы. Мин үземнең бабаларымны белүем белән бик горурланам. Алар үз һөнәрләрен тапканнар, бәхетле гаилә корганнар. Балаларын үстереп тормышка аяк бастырганнар. Сугыш кырларына курыкмыйча атлаганнар, безнең бәхетле киләчәгебез өчен армый-талмый бил бөккәннәр.

Минем исемем Рамис. Мин 2002 елның 1 гыйнварендә Сарман районы Җәлил бистәсендә тудым. Һәркемнең үз иле, туган төбәге газиз. Әти-әни - һәрберебез өчен иң газиз, иң кадерле кешеләр. Әти-әниебезнең исемнәре безнең исемгә иң якын урнаша. Беренче буын - без үзебез, икенче буын - әтиебез белән әниебез . Гаиләдә олы хөрмәткә лаеклы кешеләр - өченче буын - Нәкыйп бабабыз белән Хәйрибә әбиебез. Минем нәсел шәҗәрәм бик ерак бабайларга барып тоташа. Гимазетдинның әтисе Борһанеддин (1855-1912) хатыны Хәсбиҗамал - Маһитап. Борһанеддиннең әтисе -Муллакай аның хатыны Мөһривафа исемле була. Муллакайның әтисе- Морзакай аның хатыны- Гайнелхәят. Морзакайның әтисе Вәлит исемле, Вәлитнең әтисе Мәлләү.

Карт бабам Нәкыйп хезмәт һәм Бөек Ватан сугышы ветераны, бик укымышлы кеше. Бу язмадагы бөтен истәлекләр аның бертуган энесе Фоат абый күңел дәфтәреннән. Яза башлыйм карт бабамның әтисеннән . Карт бабам-Нәкыйп (24.12.1920 - 04.09.2007) хатыны - Хәйрибә (14.04.1925 -17.01.1993) , аның әтисе -Гыймазетдин (1892-1971) хатыны-Гайшә (1900-1990).

Аларның балалары:

  1. Рәшәт-1923нче елда туган, сугышта үлгән;

  2. Нәкыйп 1924нче елда туган, 2007нче елда үлгән;

  3. Тәкыя 1926нчы елда туган (үлү елы билгесез);

  4. Фоат 1928нче елда туган, Дими-Тарлауда яши;

  5. Чәчкә 1932нче елда туган (үлү елы билгесез)

  6. Бриллиант 1936нчы елда туган, Пермьда яши;

  7. Рафил 1939нчы елда туган (үлү елы билгесез)

  8. Алмас 1942нче елда туган (үлү елы билгесез).

Карт бабам үзе Сарман районы Дими-Тарлау авылында туган. Хәзер бу авылда бабамның туганы Фоат абый яши. Бабам сөйләгәннәре: Минем әти бик белемле, гарәп,фарсы телләрендә сөйләшә, тәрҗемә итә иде. Әнием Гаишә үз чорының белемле кызы, гарәп телен яхшы белә иде, әби - бабаларыбыз безнең бер - берсенә бик ярдәмчел, намуслы, гади эшчән, пөхтә булганнар. Сүзем гади генә, матур табигатьле , Сарман районына кергән, Дими Тарлау авылында туып үскән һәм Иске Минзәләбаш авылында гомер кичергән дәү әтием, Борһанов Нәкыйп Гыймазетдин улы турында. Әйе, мин дәү әтиемне бөек шәхес итеп күрәм һәм әлбәттә, горурланам. Дәү әтием 1920 нче елның 24нче декабренда туа. Аның бала-чагы авыр заманнарга туры килә.Ул үзенең хезмәт юлын 1937нче елның 1нче сентябреннән Мортамак җидееллык мәктәбендә география һәм физкультура фәннәрен укытудан башлый. 1938-1939 нчы елгы уку елында Сарайлы җидееллык мәктәбендә эшли. Тарих, география, физкультура фәннәрен укыта.Төрле җәмәгать эшләре алып бара: мәктәп комсомол секретаре, агитатор һәм башкалар. Ул бер вакыттада уфтанмый, зарланмый торган булган. 1940 нчы елның 12нче мартында Совет Армиясе сафларына алына . Башта Львов өлкәсе Любачев шәһәрендә (хәзер ул Польша җиренә керә) погранзонада атлы артеллериядә артеллерист була. Кече командирлар хәзерләү курсларын тәмамлагач 5нче механиклашкан корпуста тарту көчләре командиры була. Бөек Ватан сугышында беренче көннәреннән үк катнашкан. Дәү әтиемә сугышның төрле җирләрендә булырга, дөньяның ачысын-төчесен татырга туры килә. Новая Грабля, Константиновка, Проскуров, Виница юнәлешләрендә. 1946нчы елның 26нчы декабренә кадәр хезмәт иткән. Бүгенге көнгә аның сугышта алып барган көндәлеге бар. Шушы еллар эчендә күпме авырлыклар, борчуларны җиңәргә туры килгән аңа. Батырлыклары өчен Ул Ватан сугышы ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены , 14медаль белән бүләкләнгән. Ул 1959нчы елдан КПСС члены . Ул коммунистлар партиясенең һәм совет халкының тугрылыклы улы була. Кадерле дәү әтием һәрвакыт эшендә намуслы була, колхоз һәм районның иҗтимагый тормышында актив катнашып, берничә тапкыр район Советы башкарма комитетына депутат итеп сайлана. Коммунистлар партиясе һәм Совет хөкүмәте дәү әтиемнең хезмәтләрен югары бәяли. Аның көрәш юлы һәм тыныч хезмәте хөкүмәтебезнең күп санлы бүләкләре белән билгеләнеп үтелә. Сугыштан соң Нәкыйп бабай 10ел гади укытучы, 13ел завуч, 23 ел мәктәп директоры булып эшли. Болар өстенә күпме башка эшләр. Ул гел башкалар турында уйлаган. Шул эшләгән елларда 1978нче елда Иске Минзәләбаш авылына мәктәп бинасы салдыра. Авыл тарихы турында "Үткәннәр кайтавазы" дигән китап яза.

Шәҗәрәләрне өйрәнеп мин нәселебездәге исемнәрне генә түгел , алар нәрсә белән шөгыльләнүләрен, күркәм эшләрен дә белдем. Адәм баласы дөньядан бөтенләйгә югалмый . Җирдә кылган гамәлләре, әйтелгән васыятләре,ниһаять, гомерен дәвам иттерүче варислар кала. Кешенең җаны шулай ук үлми, җан үлемсез.Тамырларыбызны онытмыйк, аларның тәҗрибәсен, тормышын ныклап өйрәник, аларның рухларына тиң булыйк, рәнҗетмик без аларны. Рухи яктан аларга охшарга тырышыйк. Сулар ага - ярлары кала. Комнар күчә - туфрагы кала. Гомер үтә - кешеләр кала. Кешеләр күчә - нәселе кала, эшләгән эшләре, кылган яхшылыклары, изгелекләре җирдә. киләчәк буыннар хәтерендә, күңелендә кала. Минем шәҗәрәм:

Рамис

Олеся - Фарит

Илдар - Алсу

Нәкыйп - Хәйрибә

Гыймазетдин - Гайша

Борһанетдин-Хәсбиҗамал

Муллакай-Мөһивафа

Морзакай-Гайнелхәят

Вәлит-Мәлләү

Йомгаклау.

Йомгаклау

"Горурланам мин үземнең нәсел белән" исемле бу эзләнү эшем өстендә мин шактый гына эзлекле эш башкардым. "Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк", - дигән шигарь астында мин әби - бабайлардан, туганнардан үземнең нәселемне барладым. Үзебезнең туганнардан иң өлкән кеше - Бөек Ватан сугышы ветераны Фоат абый хәтирәләренең дә ярдәме бик зур булды. Ул һәм Нәсимә әби сөйләгәннәргә нигезләнеп нәсел шәҗәрәмне төзедем. Мондый эзләнү эшләрен тормышка ашыру өчен хыял, теләк , һәм синең алдыңда максат булырга тиеш, ә инде шул максатны тормышка ашыру өчен тырыш хезмәт кирәк.

Үткән тарихка сәяхәт кызыклы да, катлаулы да эш. Эзләнү эше нәтиҗәсендә мин гаиләбез архив материаллары белән таныштым һәм бер системага салдым. Фәнни- эзләнү эшемне язганда, ул материалларны кулланырга өйрәндем. Бабам турында безнең районда гына түгел, ә чит төбәкләрдә дә белсеннәр иде дигән фикергә килдем. Аның тынычлык өчен көрәшүе, яраланып кайтуы турында сөйлисем килде. Бабам, әтием, абыйларым кебек туган илгә булган бурычымны үтисем килә



КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ :

  1. Әхмәтҗанов М. Татар шәҗәрәләре. -Казан: Тат. кит.нәшр., 1995.

  2. Борһанов Н. Г. "Үткәннәр кайтавазы"

  3. Борһанов Н.Г. язмалары.

4. Гарифуллин Д.Х. Шәҗәрәләр. - Яр Чаллы, 2002.

5. Татарча-русча сүзлек. - Казан: Тат. кит. нәшр., 2005.









Проектная работа Конкурс Шәҗәрә

Аттестат
Елабужского
библиотечного техникума РТНакыйп
Гыймаҗетдинович
Борһанов
(1920-2007) Проектная работа Конкурс Шәҗәрә





Проектная работа Конкурс Шәҗәрә

Проектная работа Конкурс ШәҗәрәПроектная работа Конкурс Шәҗәрә

Проектная работа Конкурс ШәҗәрәПроектная работа Конкурс Шәҗәрә

Проектная работа Конкурс ШәҗәрәПроектная работа Конкурс Шәҗәрә

Проектная работа Конкурс ШәҗәрәПроектная работа Конкурс Шәҗәрә

Проектная работа Конкурс ШәҗәрәПроектная работа Конкурс Шәҗәрә

Проектная работа Конкурс Шәҗәрә

Игътибарыгыз

өчен рәхмәт!




























© 2010-2022