Контрольные работы по татарскому языку для 6 класса по всем темам

Раздел Иностранные языки
Класс 6 класс
Тип Тесты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

6 класс.


Тема: Китап - киңәшчең синең!


1. Түбәндәге җөмләләрдән сыйфатларны тап, дәрәҗәләрен билгелә.

Җәй башында көннәр озынрак, төннәр кыскарак була. Бу алма кып-кызыл, теге алма - яшел. Апа миңа кып-кызыл алма бирде. Алсу өстәлдән иң зур алманы сайлап алды. Бу алма чистарак. Ул ап-ак тасма таккан.

2. Җөмләләрдән тартым белән төрләнгән исемнәрне тап, килешләрен билгелә.

1) Минем китабымның битләре чип-чиста. 2) Алсу дустының китабын китапханәгә илтте. 3) Алиянең дәфтәре бик пөхтә. 4) Айрат көндәлеген укытучыга тапшырды. 5) Укытучы Рәсимнең өй эшен тикшерде. 6) Мин иптәшләремнән киңәш сорадым.

3. Спроси у друга:

- сколько стоит эта книга;

- чья эта книга;

- о чем эта книга;

- нужна ли ему эта книга.

4. Как скажешь о том, что:

- он не оставляет свои книги дома;

- он всегда аккуратно ведет свой дневник;

- библиотека расположена на первом этаже.

5. Как ты скажешь в следующих ситуациях общения.

1) Сообщи, что первые книги были сделаны из глины.

2) Пригласи товарища сходить с тобой в библиотеку.

3) Предложи другу почитать книгу о Казани.

4) Спроси друга, нет ли у него дома книги о Елабуге;

5) Сообщи, что самая большая библиотека Татарстана находится в Казани.

6. Җөмләләрне тәрҗемә ит.

1) Книга меня учит всем языкам и наукам.

2) Книга - мой друг и советчик.

3) Книга объясняет все, что я увидел и узнал.

4) Книга заставляет смеяться, петь, думать.

7. Убеди друга в том, что:

- чтение полезное занятие;

- музей находится недалеко;

- Каюм Насыйри - известный ученый.

8. Җ. Тәрҗемәновның "Якын дус" шигырен исеңә төшер. Китапны ни өчен "якын дус" диләр.

9. "Гатаның хатасы" пьесасын исеңә төшер. Гатаны нигә китаплары ташлап китә?







6 класс.

Тема: Мин зур ярдәмче


  1. Җөмләләрдән фигыльләрне тап, заманнарын билгелә.

1) Ул концертта бик матур җырлаган. 2) Алсу матур тасма таккан. 3) Абдулла Алиш балалар өчен әкиятләр язган. 4) Өлгер бар эшкә дә өлгерә. 5) Әхмәт күп уйнарга ярата. 6) Без иртәгә кунакка барачакбыз. 6) Берсекөнгә (послезавтра) Нурия безгә кунакка киләчәк.

2. Күрә бәйлеге белән 3-4җөмлә төзе.

3. Төшеп калган кушымчаларны куеп яз.

1) Әни кунакка кит..., өй эшләрен үзем эшләдем.

2) Дусты кил..., ул уйнарга чыгачак.

3) Дәресләр бет..., мин өйгә кайтам.

4. Түбәндәге шарт фигыльләр белән җөмләләр төзе.

Җырласаң, биемәсә, көлсәк, яумаса, китсәгез, бармасаң, кайтсам.

5. а) Как скажешь, что хочешь работать:

- продавцом (шофером, учителем, журналистом, переводчиком, летчиком, косманавтом, врачем).

б) Как скажешь, что ты научился:

- варить суп (пришивать пуговицу, шить платье, играть на баяне, играть на скрипке, играть в шахматы).

6. Кереш сүзләр кулланып, сорауларга җавап бир.

1) - Син кунакка барырга яратасыңмы?

- ... .

2) - Син музейга барырга телисеңме?

- ... .

3) - Син мультфильмнар яратасыңмы?

- ... .

7. А.Алишның "Әни ялга киткәч" хикәясен исеңә төшер. Хикәянең герое өйдә нинди эшләр башкарды?

8. Ф. Яруллинның "Кояштагы тап" әсәрен исеңә төшер. Ни өчен Әхмәт кып-кызыл булды һәм елап җибәрде, фикереңне әйт.

















6 класс.

Тема: Татарстан - мөстәкыйль дәүләт.

1. Сүзтезмәләр белән җөмләләр төзе.

Мөстәкыйль дәүләт, өч төс, композитор Рөстәм Яхин, Татарстанның беренче Президенты, ак барс, Татарстан табигате, Татарстан флагы.

2. Диалогларга кирәкле репликаларны өстә.

1) - ...

- Гербка ак барс рәсеме ясалган.

2) - Татарстанның беренче Президенты кем?

- ...

3. План буенча Татарстан турында яз.

1) Татарстан - мөстәкыйль дәүләт.

2) Татарстанда яшәүче милләтләр.

3) Татарстанның символикасы.

4) Татарстанның беренче Президенты.

4. Диалогларга төшеп калган репликаларны өстә.

а) - ...

- Казаннан Әлмәткә кадәр 279 километр.

б) - ...

- Базардан безнең өйгә кадәр автобус белән 30 минут кайтырга кирәк.

в) - ...

- Казаннан Чаллыга автобус белән 4 сәгать кайтырга кирәк.

5. Җөмләдә сүзләрне дөрес тәртиптә урнаштыр.

а) Казан, урнашкан, буена, Идел.

б) Мәскәүгә, кадәр, 720 км., Казаннан.

в) Г.Камал, Казанда, татар, исемендәге, театры, бар.

г) Ык, озын, Татарстанның, иң, елгасы.

6. Татарстанның үзең теләгән бер шәһәре турында дәфтәреңә яз.

7. Афзал Шамовның ,,Ипи кадерең хикәясен исеңә тїшер. Абый малайларга нинди киңәшләр бирә?















6 класс.

Тема: Әдәбият, сәнгать дөньясында


1. Җөмләләрне тәрҗемә ит.

1) На школьной сцене выступают ученики 6 класса.

2) К нам в город приехал известный ученый.

3) Балет "Шурале" - первое и последнее произведение Фарита Яруллина.


  1. Җөмләләрне дәвам ит.

  1. Фәрит Яруллин - ...

  2. Венера Ганиева - ...

  3. Хәйдәр Бигичев - ...

  4. Бакый Урманче - ...

3.Нокталар урынына тиешле сүзләрне куеп, җөмләләрне дәвам ит.

Композиторлар җыр ... . Шагыйрьләр шигырь ... . Рәссамнар рәсем ... . Китап нәшриятында китап ... .

4. Язучылар, җырчылар, рәссамнар исемнәрен кулланып, җөмләләр төзе.

Терәк сүзтезмәләр: сәхнә остасы, тормыш юлы, татар халкының горурлыгы, күренекле рәссам, нигез салучы, концерт залында, иҗади күргәзмә.

5. Үзең яшәгән төбәктәге композиторларның, язучыларның, шагыйрьләрнең, рәссамнарның, җырчыларның исемнәрен ата.

6. Как скажешь в этих ситуациях?

- Попроси друга купить билет;

- уговори товарища сходить в театр;

- сообщи о начале спектакля (оперы, сказки);

- вырази свое отношение к просмотреннему спектаклю.





















6 класс.


Тема: "Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсачы"

1. Нокталар урынына төшеп калган кушымчаларны куй.

Мин дусты... кунак... барам. Мин дусты... кунак булам. Мин дусты... хөрмәт итәм. Мин дусты... ышанам.

2. Тәрҗемә ит.

- Так как у Коли не было денег, он не ел в столовой.

- Так как Коля хорошо сделал домашнюю работу, ответил очень хорошо.

- После того как зашел учитель, класс затих.

- После того как прозвенел звонок, начался урок.

3. Тиешле кушымчаларны өстәп яз.

1) Раилә... ишегалларын... тау шуалар. 2) Һәркайсы... чана... бар. 3) Күрше мала... Раилә ян... кил... .4) "Чанамны бирмим, я ватар..." - диде Раилә. 5) Раилә чана... бирергә телә... . 6) Илдар Раилә... әйләнеп карамады. 7) Раилә... күңелсез булды. 8) Аны яңа чана шатландыр... .

4. Алмашлыкларны тәрҗемә ит. Алар белән җөмләләр төзе.

Он, тот, этот, вот.

5. Как попросишь у мамы разрешение сходить:

- в кино;

- к другу;

- на дискотеку;

- в библиотеку за книгой;

6. Түбәндәге сораулар буенча дустың турында сөйлә.

1) Дустың кайда яши? 2) Аның исеме ничек? 3) Сез кайда дуслаштыгыз? 4) Сез кайчан дуслаштыгыз? 5) Ул нинди? 6) Сез бергә нәрсәләр эшлисез?




















6 класс.

Тема: Безгә кунаклар килә


1. Туган көнгә чакыру кәгазе яз.

2. Дустыңа туган көне белән котлау яз.

3. Схемалар буенча диалог төзе.

а) Приглашение - отказ - уговаривание - соглашение;

б) приглашение - соглашение - угощение;

в) приглашение - отказ - уговаривание - отказ.

Темалар: Туган көнгә чакыру.

Табынга утырырга кыстау.

4. Сорауларга җавап яз.

1) Шәүкәт Галиев - кем ул?

2) Ул нинди шигырьләр яза?

3) Аңа нинди бүләкләр бирелгән?

5. К тебе пришли гости.

а) Как ты встретишь гостей?

б) Как ты пригласишь их сесть за стол?

в) Как ты будешь их угощать?

г) Как ты спросишь, надо ли еще чаю?

д) Предложи выпить еще чашечку чая.

6. Ты сидишь в гостях за столом. У тебя не оказалось ложки (вилки, ножа, тарелки). Как ты об этом скажешь и попросишь ложку (вилку, нож, тарелку)?

7. Тебя пригласили за стол. Ты не хочешь кушать. Как ты об этом скажешь?























6 класс.

Тема: Дүрт аяклы дусларыбыз


1. Күпнокталар урынына тиешле кушымчаларны куй.

1) Шәһәр... тора авыл... тора

2) шәһәр... кайта авыл... кайта

3) шәһәр китә... авыл... китә.

2. Бирелгән фигыльләрне юклык формасына куеп, тәрҗемә ит.

Уговаривали, угощали, остались, смотрели, ходили, прыгали.

3. Түбәндәге бәйлекләр белән җөмләләр төзе.

Белән, өчен, кебек.

4. Шатланганда, кайгырганда, усаллашканда этнең кыяфәте нинди була?

5. Нинди эт токымнарын беләсең? Төрле дәрәҗә сыйфатларын кулланып шулар турында яз.

6. Туфан Миңнуллинның "Авыл эте Акбай" пьесасын исеңә төшер. Тәмле тамак ни өчен шәһәргә барырга тели? Ул шәһәрдә ни өчен рәхәт дип уйлый?

7. Резеда Вәлиеваның "Рәхәт безнең Акбайга" шигырен исеңә төшер. Ни өчен Акбайга рәхәт?

8. Һади Такташның "Караборынның дусты" әсәрен исеңә төшер. Караборын белән Әйдүкнең соңгы саубуллашуын дәфтәреңә яз.





























6 класс.

Тема: Сәламәт тәндә - сәламәт акыл


1. Нокталар урынына тиешле сүзләрне куеп, җөмләләрне төгәллә.

Саулык - зур ... . Кеше спорт белән шөгыльләнсә, ... . Иртән йөгерсәң, ... . Кеше тәмәке тартса, ... . Кеше начар гадәтләргә ияләшсә, ... . Кеше тәртипле яшәмәсә, ... .

2. Бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзе.

1) Үк, шөгыльләнергә, спорт, яшьтән, белән, кирәк. 2) Ярамый, тартырга, тәмәке. 3) Үк, кечкенәдән, сакларга, сәламәтлекне, кирәк. 4) Киңәшләрен, зурларның, кирәк, һәрвакыт, тыңларга.

3. Син бу фикерләрнең кайсы белән килешәсең? Сайлап алып яз.

1) Сәламәт булу өчен иртә торырга кирәк. 2) Сәламәт булу өчен, ничек телисең, шулай яшәргә кирәк. 3) Сәламәт булу өчен, иртән зарядка ясарга кирәк. 4) Сәламәт булу өчен, тәмәке тартмаска кирәк. 5) Сәламәт булу өчен, күп ашарга кирәк.

4. Посоветуй другу (подруге):

- бегать по утрам, умываться холодной водой, делать зарядку, заниматься спортом, ходить в спортивный кружок, ходить босиком по траве.

5. Әйтик, синең дустың спорт түгәрәгенә йөри. Дустыңнан сора:

- түгәрәкнең эш вакыты турында;

- түгәрәктә нәрсәләр белән шөгыльләнүе турында.

6. Посоветуй другу:

- не курить;

- заниматься спортом;

- ходить в спортивный кружок;

- утром бегать.

7. Г. Тукайның "Бабай" шигырен исеңә төшер. Бабай ни өчен сәламәт?




















6 класс.

Тема: Тиздән Сабантуй

1. Түбәндәге җөмләләргә сораулар куй.

1) Сабантуй - зур бәйрәм. 2) Башта чүлмәк ваттылар. 3) Мәйдан гөрләде, куәт бирде. 4) Сөлгене бер кул белән генә алырга кирәк. 5) Мин башта капчык белән бүрәнә өстендә сугыштым, аннан соң колга башына мендем.

2. Әйтик, синең дустың Киевта тора. Аны, Сабантуй бәйрәменә чакырып хат яз.

3. Сабантуй үткәрү афишасын яз.

4. Сезнең төбәктә сабантуй ничек уза?

5. Сабантуйда нинди уеннар уздырыла?

6. Г. Ахуновның "Сабантуй" хикәясен исеңә төшер. Булатка нинди бәя бирергә була?

7. Как скажешь в следующих ситуациях?

1) Твоя подруга Катя не хочет идти на Сабантуй. Убеди ее, чтобы она пошла на Сабантуй.

2) К тебе домой пришли сборщики подарков на Сабантуй. Как ты их встретишь?

3) Предложи другу участвовать в взбирании на столб.


9

© 2010-2022