Тест Җылылык күренешләре 8 класс

1.Җылылык хәрәкәте дип нәрсәне атыйлар? А. Аерым молекулаларның тигез хәрәкәте.  Б. Күп сандагы молекулаларның тәртипле хәрәкәте.  В. Җисемне тәшкил итүче кисәкчекләрнең тәртипсез хәрәкәте.  Г. Аерым молекулаларның турысызыклы хәрәкәте. Д. А-Г арасында дөрес җавап юк.   2. Түбәндәге билгеләмәләрнең кайсысы эчке энергиянеке? А.Үзара тәэсир итешүче җисемнәрнең яки аның аерым кисәкчекләренең үзара торышын билгеләүче энергия.   Б. Җисемне тәшкил итүче барлык молекулаларның кинетик энергиясе һәм алар...
Раздел Физика
Класс 8 класс
Тип Тесты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тест - 8

Җылылык күренешләре

I вариант

1.Җылылык хәрәкәте дип нәрсәне атыйлар?

А. Аерым молекулаларның тигез хәрәкәте. Б. Күп сандагы молекулаларның тәртипле хәрәкәте. В. Җисемне тәшкил итүче кисәкчекләрнең тәртипсез хәрәкәте. Г. Аерым молекулаларның турысызыклы хәрәкәте. Д. А-Г арасында дөрес җавап юк.

2. Түбәндәге билгеләмәләрнең кайсысы эчке энергиянеке?

А.Үзара тәэсир итешүче җисемнәрнең яки аның аерым кисәкчекләренең үзара торышын билгеләүче энергия. Б. Җисемне тәшкил итүче барлык молекулаларның кинетик энергиясе һәм аларның үзара тәэсир итешүенең потенциаль энергиясе. В. Җисем үзенең хәрәкәте нәтиҗәсендә алган энергия.

3. Җисемнең эчке энергиясен нинди ысуллар белән үзгәртергә мөмкин?

А. Эш башкару нәтиҗәсендә. Б. Җылылык күчү нәтиҗәсендә. В. Эш башкару һәм җылылык күчү нәтиҗәсендә. Г. Эчке энергияне үзгәртеп булмый. Д. Дөрес җавап юк.

4. Корыч таякны кайнар электр плитәсенә урнаштыралар. Таякның эчке энергиясе нинди ысул белән үзгәрә?

А. Җылылык күчү нәтиҗәсендә. Б. Эш башкару нәтиҗәсендә. В. Эш башкару һәм җылылык күчү нәтиҗәсендә. Г. Үзгәрми. Д. Дөрес җавап юк.

5. 1 нче рәсемдә 3 тәҗрибә күрсәтелгән. Әлеге тәҗрибәләрнең кайсылары конвекция күренешен күзәтүгә карата?

Тест Җылылык күренешләре 8 класс

А. 1, 2. Б. 1, 3. В. 2, 3. Г. 1, 2, 3. Д. 1. Е. 2. Ж.. 3.

6. Җылылык күчүнең кайсы төре матдә күчү юлы белән бара?

А. Конвекция. Б. Җылыүткәрүчәнлек. В. Нурланыш. Г Конвекция, җылыүткәрүчәнлек. Д. Конвекция, нурланыш. Е. Конвекция, җылыүткәрүчәнлек, нурланыш. Ж. Җылыүткәрүчәнлек, нурланыш.

7. 1 кг массалы җисемнең температурасын 1 0 С ка үзгәртү өчен кирәк булган җылылык микъдарын күрсәтүче физик зурлык.

А. Чагыштырма яну җылылыгы. Б. Чагыштырма паръясалу җылылыгы. В. Чагыштырма эрү җылылыгы. Г. Чагыштырма җылысыешлык. Д. Дөрес җавап юк.

8. Чагыштырма паръясалу җылылыгын нинди хәреф белән билгелиләр?

А. L. Б. . В. Q. Г. с. Д. q.

9. Нинди процесс вакытында җылылык микъдарын Q = q m формуласы белән исәплиләр?

А. Сыеклык парга әйләнгәндә. Б. Эрегәндә. В. Ягулык янганда. Г. Матдәне җылытканда. Д. Дөрес җавап юк.

10. 2 нче рәсемдә эчке янулы двигательнең буйга киселеше күрсәтелгән. Клапаннар нинди цифрлар белән билгеләнгән?

Тест Җылылык күренешләре 8 класс

А.1. Б. 2. В. 3. Г. 4. Д. 5.

11. Башка шартлар үзгәрмәгәндә, температура күтәрелгәндә, парга әйләнү тизлеге ничек үзгәрә?

А. Арта. Б. Кими. В. Үзгәрми. Г. Артырга һәм кимергә мөмкин. Д. Дөрес җавап юк.

12. 3 нче рәсемдә нафталинның эрү һәм кристаллашу графигы сурәтләнгән. Кайсы нокта ката башлау ноктасы?

А.1. Б. 2. В. 3. Г. 4. Д. 5. Е. 6. Ж. 7.

13. Кристаллаша башлаганнан алып беткәнгә кадәр матдәнең температурасы ничек үзгәрә?

А. Үзгәрми. Б. Кими. В. Күтәрелә. Г. Кайбер матдәләрнең күтәрелә, кайберләренең кими. Д.Дөрес җавап юк.

14. Корыч даими температурада эри. Бу вакытта ул энергия бүлеп чыгарамы яки йотамы?

А Бүлеп чыгарамый һәм йотмый. Б. Бүлеп чыгара. В. Йота. Г. Бүлеп чыгарырга һәм йотарга мөмкин. Д. Дөрес җавап юк.

15. Кояштан Җиргә энергия нинди ысул белән күчә?

А. Конвекция. Б. Җылыүткәрүчәнлек. В.Конвекция һәм җылыүткәрүчәнлек.

Г. Нурланыш. Д. Конвекция һәм нурланыш. Е. Җылыүткәрүчәнлек һәм нурланыш.

Ж. Конвекция, җылыүткәрүчәнлек, нурланыш.

16. 10 кг массалы эрү температурасындагы кургашны эретү өчен күпме җылылык микъдары кирәк? Кургашның чагыштырма эрү җылылыгы 2,5 •10 4 Дж/кг.

А. 2,5 •10 6 Дж. Б. 2,5 •10 5 Дж. В. 2,5 •10 4 Дж. Г. 2,5 •10 3 Дж. Д. 0.

17. 250 кг корычны 20 дән 1020 0 С ка кадәр җылыту өчен күпме җылылык микъдары кирәк? Корычның чагыштырма җылысыешлыгы 500 Дж/ кг 0 С.

А. 1,25 •10 8 Дж. Б. 5 •10 5 Дж. В. 2,5 •10 5 Дж. Г. 1,25 •10 5 Дж. Д Дөрес җавап юк.

18. Эчке янулы двигательдә клапаннар ябык, янган газлар пешкәккә басым ясап аны түбәнгә этәләр. Бу кайсы такт?

А. Чыгару. Б. Эш йөреше. В. Кертү. Г. Кысу.

19. Атомнар арасындагы ераклык арта, ә урнашу тәртибе үзгәрми. Бу кайсы процесска туры килә?

А. Парга әйләнү. Б. Кристаллның эрүе. В. Кайнау. Г. Сыеклыкның кристаллашуы. Д. Кристаллның җылынуы.

20. Матдә даими температурада сыек хәлдән каты хәлгә күчкәндә аның эчке энергиясе ничек үзгәрер?

А. Төрле җисемнәрдә төрлечә. Б. Артырга һәм кимергә мөмкин. В. Үзгәрми. Г. Кими. Д. Арта.

21. Термоска һәм стаканга салкын су салалар. Ике савытны да ябып җылы бүлмәгә урнаштыралар. 1 сәгатьтән соң кайсы савыттагы су күбрәк җылыныр?

А. Термоста. Б. Икесендә дә. В. Стаканда. Г. Термоста үзгәрми, стаканда температура күтәрелә. Д. Дөрес җавап юк

22. 5 кг массалы каты хәлдәге матдә җылына һәм эри. Аңа һәр секунд саен 6 000 Дж энергия бирелә. 4 нче рәсемнән файдаланып матдәнең чагыштырма җылысыешлыгын билгеләргә.

Тест Җылылык күренешләре 8 класс

А. 36 00 Дж/ кг 0 С. Б. 3600 Дж/ кг 0 С. В. 1800 Дж/ кг 0 С. Г. 1200 Дж/ кг 0 С. Д. 900 Дж/ кг 0 С.

Е. 300 Дж/ кг 0 С.

23. 5 нче рәсемдә температураның вакытка бәйлелек графиклары күрсәтелгән. 3 җисемнең массалары һәм суыту шартлары бердәй. Кайсы җисемнең каты хәлдә чагыштырма җылысыешлыгы зуррак?

А. 1. Б. 2. В. 3. Г. Каты хәлдә 3 җисемнеке дә бердәй. Д. Дөрес җавап юк.






Тест - 8

II вариант

Җылылык күренешләре

1.Җылылык хәрәкәте дип нәрсәне атыйлар?

А.Күп сандагы молекулаларның тәртипле хәрәкәте. Б. Җисемне тәшкил итүче кисәкчекләрнең тәртипсез хәрәкәте. В. Аерым молекулаларның турысызыклы хәрәкәте. Г. Аерым молекулаларның тигез хәрәкәте. Д. А-Г арасында дөрес җавап юк.

2. Түбәндәге билгеләмәләрнең кайсысы эчке энергиянеке?

А. Җисем үзенең хәрәкәте нәтиҗәсендә алган энергия. Б.Үзара тәэсир итешүче җисемнәрнең яки аның аерым кисәкчекләренең үзара торышын билгеләүче энергия. В. Җисемне тәшкил итүче барлык молекулаларның кинетик энергиясе һәм аларның үзара тәэсир итешүенең потенциаль энергиясе.

3. Җисемнең эчке энергиясен нинди ысуллар белән үзгәртергә мөмкин?

А. Эчке энергияне үзгәртеп булмый. Б. Эш башкару нәтиҗәсендә. В. Җылылык күчү нәтиҗәсендә. Г. Эш башкару һәм җылылык күчү нәтиҗәсендә. Д. Дөрес җавап юк.

4. Бакыр таякны берничә мәртәбә бөгеп турайталар. Бу вакытта таякның эчке энергиясе үзгәрәме? Үзгәрсә нинди ысул белән?

А. Җылылык күчү нәтиҗәсендә. Б. Эш башкару нәтиҗәсендә. В. Эш башкару һәм җылылык күчү нәтиҗәсендә. Г. Үзгәрми. Д. Дөрес җавап юк.

5. 1 нче рәсемдә 3 тәҗрибә күрсәтелгән. Әлеге тәҗрибәләрнең кайсылары нурланыш күренешен күзәтүгә карата?

Тест Җылылык күренешләре 8 класс

А. 1, 2,3. Б. 1, 2. В. 1, 3. Г. 2, 3. Д. 1. Е. 2. Ж.. 3.

6. Җылылык күчүнең кайсы төре матдә күчү юлы белән бармый?

А. Нурланыш. Б. Конвекция. В. Җылыүткәрүчәнлек. Г Нурланыш, конвекция, җылыүткәрүчәнлек. Д. Конвекция, нурланыш. Е. Җылыүткәрүчәнлек, нурланыш. Ж. Конвекция, җылыүткәрүчәнлек.

7. 1 кг массалы ягулык янып беткәндә аерылып чыккан җылылык микъдарын күрсәтүче физик зурлык.

А. Чагыштырма яну җылылыгы. Б. Чагыштырма паръясалу җылылыгы. В. Чагыштырма эрү җылылыгы. Г. Чагыштырма җылысыешлык. Д. Дөрес җавап юк.

8. Чагыштырма паръясалу җылылыгын нинди хәреф белән билгелиләр?

А. . Q. Б. . В. L. Г. с. Д. q.

9. Нинди процесс вакытында җылылык микъдарын Q = с m(t2 - t1) формуласы белән исәплиләр?

А. Сыеклык парга әйләнгәндә. Б. Эрегәндә. В. Ягулык янганда. Г. Матдәне җылытканда. Д. Дөрес җавап юк.

10. 2 нче рәсемдә эчке янулы двигательнең буйга киселеше күрсәтелгән. Пешкәк нинди цифр белән билгеләнгән?

Тест Җылылык күренешләре 8 класс

А.1. Б. 2. В. 3. Г. 4. Д. 5.

11. Сыеклыкның парга әйләнү тизлеге нәрсәгә бәйле?

А. Сыеклык төренә. Б. Сыеклык өстендәге җилгә. В. Температурага. Г. Сыеклыкның өслек мәйданына. Д. А-Г җаваплары.

12. 3 нче рәсемдә нафталинның эрү һәм кристаллашу графигы сурәтләнгән. Кайсы нокта эри башлау ноктасы?

А.1. Б. 2. В. 3. Г. 4. Д. 5. Е. 6. Ж. 7.

13. Кайный башлаганнан алып кайнап чыкканга кадәр матдәнең температурасы ничек үзгәрә?

А. Күтәрелә. Б. Кими. В. Үзгәрми. Г. Кайбер матдәләрнең күтәрелә, кайберләренең кими. Д.Дөрес җавап юк.

14. Су даими температурада бозга әверелә. Бу вакытта ул энергия бүлеп чыгарамы яки йотамы?

А Бүлеп чыгарырга һәм йотарга мөмкин. Б. Бүлеп чыгарамый һәм йотмый. В. Йота. Г. Бүлеп чыгара. Д. Дөрес җавап юк.

15. Зур биналарны җылыту өчен кулланыла торган батареяларга котелдан энергия нинди ысул белән күчә?

А. Мәҗбүри конвекция. Б.Табигый конвекция. В. Җылыүткәрүчәнлек.

Г. Нурланыш. Д. Дөрес җавап юк.

16. 5 кг массалы кайнау температурасындагы сыек эфирны парга әйләндерү өчен күпме җылылык микъдары кирәк? Эфирның чагыштырма паръясалу җылылыгы 0,4 •10 6 Дж/кг.

А. 8•10 4 Дж. Б. 2 •10 7 Дж. В. 2 •10 6 Дж. Г. 2 •10 5 Дж. Д. 0.

17. 100 кг кирпечне 20 дән 320 0 С ка кадәр җылыту өчен күпме җылылык микъдары кирәк? Корычның чагыштырма җылысыешлыгы 750 Дж/ кг 0 С.

А. 2,25 •10 5 Дж. Б. 2,25 •10 7 Дж. В. 250Дж. Г. 7,5 •10 4 Дж. Д Дөрес җавап юк.

18. Эчке янулы двигательдә клапаннар ябык, пешкәк өскә таба хәрәкәт итә һәм янган газларны кыса. Бу кайсы такт?

А. Чыгару. Б. Эш йөреше. В. Кертү. Г. Кысу.

19. Атомнар арасындагы ераклык кими, ә урнашу тәртибе үзгәрми. Бу кайсы процесска туры килә?

А. Кристаллның суынуы. Б. Сыеклыкның кристаллашуы. В. Конденсация. Г.Кристаллның эрүе. Д. Парга әйләнү.

20. Матдә даими температурада сыек хәлдән пар хәленә күчкәндә аның эчке энергиясе ничек үзгәрер?

А. Артырга һәм кимергә мөмкин. Б. Үзгәрми В. Төрле җисемнәрдә төрлечә.. Г. Кими. Д. Арта.

21. Су, термос һәм стакан холодильник температурасында. Термоска һәм стаканга су салалар. Ике савытны да ябып холодильникка урнаштыралар. 1 сәгатьтән соң савыттагы сулар ничек үзгәрер?

А. Термоста үзгәрми, стаканда кими. Б. Икесендә дә кими. В. Стаканда үзгәрми, термоста температура кими. Г. Ике савытта да үзгәрми. Д. Дөрес җавап юк

22. 2 кг массалы каты хәлдәге матдә җылына һәм эри. Аңа һәр секунд саен 10 кДж энергия бирелә. 4 нче рәсемнән файдаланып матдәнең чагыштырма эрү җылылыгын билгеләргә.

Тест Җылылык күренешләре 8 класс

А. 200 кДж/ кг . Б. 175 кДж/ кг. В. 100 кДж/ кг. Г. 75 кДж/ кг. Д. 25 кДж/ кг.

Е. 5 кДж/ кг.

23. 5 нче рәсемдә температураның вакытка бәйлелек графиклары күрсәтелгән. 3 җисемнең массалары һәм җылыту шартлары бердәй. Кайсы җисемнең каты хәлдә чагыштырма җылысыешлыгы зуррак?

А. 1. Б. 2. В. 3. Г. Каты хәлдә 3 җисемнеке дә бердәй. Д. Дөрес җавап юк.


© 2010-2022