• Преподавателю
  • Другое
  • Разработка урока по татарскому языку на тему Авазлар һәм хәрефләр (2 класс, татарская группа)

Разработка урока по татарскому языку на тему Авазлар һәм хәрефләр (2 класс, татарская группа)

Раздел Другое
Класс 2 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Разработка урока по татарскому языку на тему Авазлар һәм хәрефләр (2 класс, татарская группа)Разработка урока по татарскому языку на тему Авазлар һәм хәрефләр (2 класс, татарская группа)Разработка урока по татарскому языку на тему Авазлар һәм хәрефләр (2 класс, татарская группа)Разработка урока по татарскому языку на тему Авазлар һәм хәрефләр (2 класс, татарская группа)Разработка урока по татарскому языку на тему Авазлар һәм хәрефләр (2 класс, татарская группа)Разработка урока по татарскому языку на тему Авазлар һәм хәрефләр (2 класс, татарская группа)Разработка урока по татарскому языку на тему Авазлар һәм хәрефләр (2 класс, татарская группа)Разработка урока по татарскому языку на тему Авазлар һәм хәрефләр (2 класс, татарская группа)Разработка урока по татарскому языку на тему Авазлар һәм хәрефләр (2 класс, татарская группа)Разработка урока по татарскому языку на тему Авазлар һәм хәрефләр (2 класс, татарская группа)Разработка урока по татарскому языку на тему Авазлар һәм хәрефләр (2 класс, татарская группа)Разработка урока по татарскому языку на тему Авазлар һәм хәрефләр (2 класс, татарская группа)Разработка урока по татарскому языку на тему Авазлар һәм хәрефләр (2 класс, татарская группа)Разработка урока по татарскому языку на тему Авазлар һәм хәрефләр (2 класс, татарская группа)Разработка урока по татарскому языку на тему Авазлар һәм хәрефләр (2 класс, татарская группа)Разработка урока по татарскому языку на тему Авазлар һәм хәрефләр (2 класс, татарская группа)Разработка урока по татарскому языку на тему Авазлар һәм хәрефләр (2 класс, татарская группа)Разработка урока по татарскому языку на тему Авазлар һәм хәрефләр (2 класс, татарская группа)


Татарстан Республикасы Нурлат шәһәре

" 9 нчы урта гомуми белем мәктәбе"

Муниципаль автоном гомуми белем учреждениесе









«Авазлар һәм хәрефләр»

(2 нче сыйныфның татар төркемендә

кабатлау-йомгаклау дәресе)






















Укытучы: Бикиева Л.В.





2015 нче ел


Тема: Авазлар һәм хәрефләрне гомумиләштереп кабатлау.

Максаты:

1. Авазлар һәм хәрефләр турында алган белемнәрне гомумиләштереп кабатлау, белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

2. Алган белемнәрне гамәлдә куллана белү күнекмәләре үстерү.

3. Мөстәкыйль эшчәнлекне үстерү. Тел үзенчәлекләрен өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләү.

Дәрес тибы: Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру, ягъни

кабатлау-йомгаклау дәресе.

Җиһазлау: Дәреслек, тестлар, авазлар, хәрефләр темасын кабатлауга ясалган слайдлар.


Дәрес планы.

I.Психологик уңай халәт тудыру. Исәнләшү, хәерле көн теләү. Дежур укучы белән әңгәмә.

- Исәнмесез, укучылар, килдегезме дәрескә?

Уен-көлке, мәшәкатьләр калдымы тәнәфестә?

  • Кыңгырауны ишеттек тә,

Ашыктык без дәрескә.

Җиңнәребезне сызганып

Тотынабыз зур эшкә.

Рәхмәт, укучылар, шушы күтәренке кәефтә дәресебезне башлап җибәрик.

Бүген кем дежур? (дежур укучы белән әңгәмә)

- Укучылар, сез могҗизага ышанасызмы?

- Әкиятләргә ышанасызмы?

- Безгә нинди бәйрәм якынлаша ?

- Яңа ел. Яңа ел - тылсымлы бәйрәм. Сез минем белән килешәсезме? Яңа ел бәйрәме турында нәрсә әйтә аласыз?

Укучыларның җавабы

Ук.- Әгәр дә сез бүгенге дәресебездә туган телебездә сорауларга матур итеп җавап бирсәгез, биремнәрне дөрес итеп үтәп чыксагыз, тылсымчы кунакка киләчәк. Сез моңа әзерме?

2. Дәреснең темасын билгеләү. Логик хаталарны табыгыз.

Шигырьне уку һәм хаталарын әйтү.

Адашкан хәрефләр.


Ничек булса да булган

Авазлар язган юлдан,

Чит сүзләргә кергәннәр

Һәм адашып йөргәннәр.




Карлыгач пешеп утырган

Су буенда кунакта,

Ә карлыган очып йөргән

Зәңгәр күктә еракта.

Сәләй Вагыйзов



Учитель:Укучылар, нинди нәтиҗә ясыйбыз?


Нәтиҗә ясау. Әгәр без сүздәге бер генә хәрефне дөрес язмасак та, бер генә авазны дөрес әйтмәсәк тә бөтен бер сүзнең дә, җөмләнең дә мәгънәсе үзгәрә.

Укытучы: Әйе . Дөрес сөйләшсәк кенә, мәгънәне аңлап була. Бик зур рәхмәт сезгә. Димәк, укучылар, без бүген нинди темага сөйләшәчәкбез?

Укучылар. Без бүген авазлар һәм хәрефләр турында сөйләшәчәкбез.

Укытучы. Бик дөрес. Без бүген авазлар һәм хәрефләр турында белемнәребезне искә төшерербез. Әйдәгез тылсымлы Яңа елга үзебезнең белемнәребезне күрсәтәбез. Авазлар һәм хәрефләр турында яхшы белүебезне исбат итәбез.

II. Белемнәрне актуальләштерү. Тема буенча өйрәнелгән кагыйдәләрне искә төшереп китәбез. Беренче эш итеп Сорауларга -җавап бирәбез.

  1. Без ишетә торган сүзләр нәрсәдән тора? Без ишетә торган сүзләр авазлардан тора.

  2. Авазлар нинди 2 төркемгә бүленә? Сузык авазлар һәм тартык авазлар була.

  3. Сузык авазлар нинди 2 төркемгә бүленә? Калын сузыклар һәм нечкә сузыклар була.

  4. Тартык авазлар нинди 2 төркемгә бүленә? Тартык авазлар яңгырау һәм саңгырау тартыкларга бүленә.

  5. Авазларны язуда нәрсә белән белдерәбез? Авазларны язуда хәрефләр белән белдерәбез.

  6. Хәрефләрнең билгеле бер тәртиптә урнашуы ничек атала? Хәрефләрнең билгеле бер тәртиптә урнашуы алфавит дип атала.

  7. Көндәлек тормышта алфавит кирәкме? Кирәк. Китапханәдә китаплар алфавит тәртибендә урнаштырылган, исемлекләрне алфавит тәртибендә язалар, сүзлекләрдәге сүзләр алфавит тәртибендә языла.

  8. Татар алфавитында барлыгы ничә хәреф? Татар алфавитында барлыгы 39 хәреф?

  9. Рус алфавитында булмаган татар хәрефләрен әйтегез. Ә,Ө,Ү,Җ.Ң.Һ хәрефләре рус телендә юк.

  10. Кайсы авазларны әйткәндә, һава агымы каршылыкка очрамый? Сузык авазларны әйткәндә.

  11. Татар алфавитында ничә сузык аваз хәрефе бар? Татар алфавитында 9 сузык аваз хәрефе бар.

  12. Калын сузык авазларны әйтегез. А,о,у,ы - калын сузыклар.

  13. Нечкә сузык авазларны әйтегез. Ә,Ө,Ү,Э,И нечкә сузык авазлар.

  14. Аваз белдерми торган хәрефләрне әйтегез? ъ калынлык хәрефе һәм ь нечкәлек хәрефе аваз белдермиләр.

  15. Я, е,ю хәрефләренең үзенчәлеге нәрсәдә? Я, е,ю хәрефләре ике аваз кушылмасын белдерә.

  16. Үсми калган хәреф дип кайсы хәрефне атыйлар, ни өчен? Ң хәрефен үсми калган хәреф дип атыйлар, чөнки ң хәрефеннән башланган сүзләр юк.

Укытучы. Рәхмәт, укучылар, булдырдыгыз. Эшебезне дәвам итәбез.

Үзегезгә билгеләр куярга онытмагыз.

III. Төп өлеш.

  1. Сүзлек диктанты язу.

Авыл, кыш, чыршы, йолдыз, төлке, аю, Яңа ел.

Слайд№ Җилкәдәш парлар белән эш. Орфограммаларны тикшерү, кагыйдәләрне искә төшерү. Моделен тактада күрсәтә бару.

  1. Төркемнәрдә эш. Сүзләрне алфавит тәртибендә урнаштырыгыз, сорауга җавап бирегез.

1 нче төркем. Ямьле, сәгать, мәкаль - Бу сүзләрдә нечкәлек хәрефе ни өчен языла? - Сүзләрнең һәм иҗекләрнең нечкә әйтелешен белдерү өчен языла.

2 нче төркем. Игълан, игътибар, тәкъдим.

Бу сүзләрдә калынлык хәрефе ни өчен языла?

Нечкә иҗектәге к, г хәрефләренең калын әйтелешен белдерү өчен языла.

3 нче төркем Көньяк, кулъюгыч, берьеллык.-

  • Бу сүзләрдә калынлык һәм нечкәлек хәрефләре нәрсәне белдерә?

  • Бу сүзләрдә калынлык һәм нечкәлек хәрефләре аеруны белдерә.

Физкультминут. Микс - Фриз - Груп

Сораулар.

  • Чыршыкай сүзендә ничә саңгырау тартык аваз бар? (3)

  • Куян сүзендә ничә яңгырау тартык аваз бар? (2)

  • Уенчык сүзендә ничә иҗек бар? (3)

  • Сезнең төркемдә ничә укучы?

  1. Транскрипциягә карап сүзне әйтәбез һәм язабыз. "Дөрес әйт, дөрес яз" сүзлеге белән эш.

[төлкө] , [а гъ а ч], [сәгъәт], [йыл]

Нәтиҗә: Сүзлектән кирәкле сүзләрне тиз табу өчен алфавитны белергә кирәк. Сөйләмебез матур булсын өчен без сүзләрне дөрес әйтеп сөйләшергә тиешбез. Сүзләрне дөрес әйтеп сөйләшергә тизәйткечләр өйрәтә.

Укучылардан тизәйткечләр әйттерү.

  1. "Хатаны тап" уены . Сүзләрнең хәреф - аваз анализында җибәрелгән хаталарны төзәтегез.

  1. Төлке [төлкө] - - бу сүз 5 аваздан, 5 хәрефтән тора.

Төл-ке - 3 иҗекле сүз.

[т] - саңгырау тартык ;

[ө] - нечкә сузык;

[л] - яңгырау тартык;

[к] - саңгырау тартык;

[ө] - нечкә сузык.

Бу - нечкә әйтелешле сүз.

  1. Агач [а гъ а ч] - - бу сүз 4 хәрефтән , 4 аваздан тора.

[а ] - калын сузык

[гъ] - яңгырау тартык;

[а ] - калын сузык

[ч] - саңгырау тартык.

Бу - нечкә әйтелешле сүз.

  1. Ел [йыл] - Разработка урока по татарскому языку на тему Авазлар һәм хәрефләр (2 класс, татарская группа) Разработка урока по татарскому языку на тему Авазлар һәм хәрефләр (2 класс, татарская группа) - бу сүз 2 хәрефтән, 3 аваздан тора.

[й] - саңгырау тартык;

[ы] - калын сузык

[л] - саңгырау тартык;

Бу - калын сүз.

( Слайдта дөрес җаваплар чыга, укучылар хаталарын төзәтәләр.)

  1. Төшеп калган сүзләрне языгыз. Яңа ел бәйрәменә ничек әзерләнәсез, бәйрәмдә нәрсәләр эшлисез, шул турыда сөйләгез.

  1. Паркта.

Туган ягыбызга кыш килде. Балалар паркка килделәр. Җиргә ак кар ява. Марат чана шуа. Гүзәл чаңгыда шуа. Балаларга бик күңелле.

  1. Кышкы көн.

Кыш җитте. Кошларның күбесе җылы якка китте. Кайберләре бездә кышлый. Балалар кошларга җимлекләр ясыйлар. Җимлеккә ярма салалар. Кошлар һәр көнне җимлеккә очып киләләр.

  1. Яңа ел күңелле бәйрәм. Без чыршы бизибез. Аның очына йолдыз куябыз. Кыш бабай безгә бүләкләр тарата. Без җырлыйбыз, биибез, әйлән - бәйлән уйныйбыз.



  1. Ишек шакыган тавыш ишетелә. Тылсымчы килеп керә.

  • Исәнмесез, кадерле балалар, хөрмәтле укытучылар. Мине таныйсызмы? Мин Тылсымчы. Мин үземнең тылсымлы көзгем аша дәрестә сезнең ничек эшләвегезне күзәттем. Рәхмәт, балалар, бик тырышып эшләдегез. Туган телегезне яратыгыз, саклагыз. Ә мин сезгә тылсымлы Яңа ел бәйрәменә чакыру кәгазе алып килдем. Ул 25 нче декабрь көнне сәгать иртәнге 11 дә мәктәпнең актлар залында булачак. Рәхим итегез. Мин сезне көтәм.

Тылсымчы Чакыру һәм бүләкләр өләшә.

Укытучы: Рәхмәт, Тылсымчы. Ә без сиңа җыр бүләк итәбез.

Укучылар Тылсымчыны түгәрәккә алып "Яңа ел" җырын җырлыйлар. Аннары тылсымчы саубуллашып чыгып китә. Укучылар урыннарына утыралар.

Дәресне йомгаклау:

Рефлексия.

  1. Ә хәзер укучылар тест биремен үтибез. Тест MyTest программасы ярдәмендә төзелде.

  1. Авазлар саны хәрефләр саныннан күбрәк булган сүзне күрсәтегез.

А) керпе Ә) куян Б) бүре

2. Авазлар саны белән хәрефләр саны туры килгән сүзне күрсәтегез.

А) дөнья Ә) кояш Б) уенчык

3. Хәрефләр саны авазлар саныннан күбрәк булган сүзне күрсәтегез.

А) бизәк Ә) чыршы Б) игълан

4. Иҗеккә дөрес бүленгән сүзне күрсәтегез.

А) уку - чы Ә) у - кы - ту - чы Б) уңыш - лар

5. Кайсы сүздә күп нокталар урынына ь хәрефе куела?

А) Ях..я Ә) нәк... Б) табигат…

Килеп чыккан билгене таблицага куегыз.

  • Укучылар, дәресебез ахырына якынлашты. Сезнең өчен дәрестә иң кызыклысы нәрсә булды? Нинди яңалыклар белдегез?

  • Ә хәзер дәрес барышында куйган билгеләр буенча үзегезгә билгеләр куегыз.

- Дәрес өчен рәхмәт. Киләсе дәрестә "Авазлар һәм хәрефләр " темасы буенча биремле диктант язачакбыз.











"Авазлар һәм хәрефләр" темасын кабатлау



Орфограмма





Сүзләрдә сузык һәм тартык аваз

хәрефләренең дөрес язылышы я, ю, е хәрефләренең

дөрес язылышы ъ һәм ь

хәрефләренең

дөрес язылышы



Калын һәм нечкә әйтелешле сүзләр

Яңгырау һәм саңгырау тартыклар

Хәреф - аваз анализы









© 2010-2022