Олимпиада биремнәре Татар теле 5-8 сыйныф өчен

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татар урта мәктәбендә укучы балалар өчен

татар теленнән олимпиада сораулары

(Мәктәп туры)



5 нче сыйныф өчен татар теленнән олимпиада биремнәре

(20 балл)

1. Урман, әнием сүзләрен килеш белән төрләндерегез. (5 балл)

2. Бирелгән җөмләләрдә исемнәрне табыгыз һәм килешләрен билгеләгез. (5 балл)

Юкә куышында иң элек тиен яшәде. Ул, әлбәттә, урман-кырдан бөҗәк ташыса, челтәрле йорт кора. Явыз киекләрдән саклану, ризык юнәтү, чикләвек вату кебек һөнәрләргә дә өйрәтми калмагандыр әниләре. Вакыт көзгә таба авыша башлагач, үз ишләре белән җылы якка очып китте алар. Шул китүдән куышка кабат әйләнеп кайтмадылар.

3. Түбәндәге җөмләләрдән антоним сыйфатларны табып, парлап языгыз.(5 балл)

1) Егет яшь тә түгел, карт та түгел, боек та түгел, шат та түгел, биек тә түгел, тәбәнәк тә түгел, чирле дә түгел, сәламәт тә түгел икән.

(Ф. Яруллин). 2) Урамнарда, урманнарда соңгы кар, тәүге яңгыр.

(И. Юзеев)

4. Ялгызлык исемнәрен кертеп, "Безнең гаилә" темасына кечкенә хикәя языгыз. (5 балл)



  1. нчы сыйныф өчен татар теленнән олимпиада биремнәре

(20 балл)

  1. Фонетика фәне: а) дөрес әйтелеш кагыйдәләрен; б) дөрес язу

кагыйдәләрен; в) телнең аваз төзелешен; г) авазларны һәм хәрефләрне өйрәнә. (1 балл)

  1. Әйтелешне язуда дөрес күрсәтү өчен уйлап табылган язу: а)

орфоэпия; б) транскрипция; в) иероглифлар. (1 балл)

  1. Яшьнәү сүзендә: а) 6 хәреф, 6 аваз; б) 6 хәреф, 5 аваз; в) 5 хәреф, 6

аваз. (1 балл)

  1. Татар телендә сүз төркемнәренең саны: а) 10; б) 12; в) 13; г) 14.(1 балл)

  2. Сораулары икедән артык булган килеш: а) юнәлеш; б) чыгыш; в)

урын-вакыт; г) алда саналганнарның өчесе дә.(1 балл)

  1. Тел турында нинди мәкаль-әйтемнәр беләсез? 5 мисал языгыз. (5 балл)

  2. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләргә морфологик анализ ясагыз, төзелешен тикшерегез. 1) Якташларымны озаттым. 2) Өметгалинең дусларын күрмәдем. (М. Юныс) (5 балл)

Көзнең бер көне" темасына миниатюр инша языгыз. (5 балл)




7 нче сыйныф өчен татар теленнән олимпиада биремнәре

(20 балл)

Тест сорауларына җаваплар 1 балл белән бәяләнә. (10 балл)

1. Татар телендә ничә мөстәкыйль сүз төркеме бар?

1) 6;

2) 7;

3) 8;

4) 5.

2. Боерык фигыльнең мәгънәсе

1) эш кушуны, боеруны белдерү;

2) теләкне, өндәүне, боеруны белдерү;

3) эш, хәл, хәрәкәтнең булу-булмавын хәбәр итү.

3. Исхак авыр итекләре белән лап-лап йөгерергә тотынды (Ә.Маликов) җөмләсендә аерып бирелгән сүз:

1) рәвеш;

2) аваз ияртеме;

3) ымлык.

4. Синтаксис

1) сүзләр бәйләнешен өйрәнә;

2) җөмләләр бәйләнешен өйрәнә;

3) сөйләм төзелешен (сүзләр һәм җөмләләр бәйләнешен) өйрәнә;

4) сүзтезмәләрне өйрәнә.

5. Сүзләр бәйләнеше арасыннан ачыклаулы мөнәсәбәтне билгеләгез:

1) гүзәлсең син;

2) Тукайның, бөек шагыйрьнең;

3) Кара диңгез;

4) урам буеннан йөрү.

6. Сүзләр бәйләнеше арасыннан аныклаулы мөнәсәбәтне билгеләгез:

1) син яраткан чәчәкләр;

2) эшли-эшли ару;

3) дусларның, бигрәк тә Нуриянең;

4) Дамир - эшмәкәр.

7. Татар телендә фигыльләрнең ничә юнәлеш формасы бар?

1) 4;

2) 5;

3) 6.

8. Киләчәк заман хикәя фигыль формаларыннан торган төркем­не табыгыз.

1) барыр юл, киләсе елга, дустым әйтер, хат язачак;

2) кайтасы көн, китәчәк сәгатьләр, беләчәк мәгълүмат;

3) мәңге онытмас, иртәгә укыр, мин белмәячәкмен.

9. Фразеологик сүзтезмәне табыгыз.

1) Ватанны саклау;

2) яхшы кеше;

3) башны ташка бәрү;

4) агачтан ясау.

10. Фигыльле исем сүзтезмәне табыгыз.

1) алмагач утыртасы урын;

2) кирәк кадәр икмәк;

3) хат язарга ашыгу;

4) авыл аркылы үтү.

5 фразеологизм языгыз һәм мәгънәсен аңлатыгыз. (5 балл)

"Көзнең бер көне" темасына кечкенә күләмле инша языгыз. (5 балл)


  1. нче сыйныфта татар теленнән олимпиада сораулары

  1. алл)

  1. А: "Т".

"Т?" - а.

А: "Т!" - а.

"Т, - а, -т".

"Т? -а. - Т".

Схемалар буенча мисаллар языгыз. (5 балл)


  1. Кушма һәм гади җөмлә турында аңлатма бирегез (мисаллар белән дәлилләгез). (5 балл)

  2. Тезмә кушма җөмлә нинди төрләргә бүленә? (мисаллар белән дәлилләгез). (5 балл)

  3. Җөмләгә синтаксик анализ ясагыз.

Көтмәгәндә Маратның классташы Илдус күренде һәм аларны су коенырга чакыра башлады ( Г.А.) (5 балл)


  1. "Көзнең бер көне" темасына миниатюр инша языгыз. (5 балл)


© 2010-2022